Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кем ишек шакый икән?

Әгерҗедә "Әйдәгез, танышабыз!" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район хакимияте вәкилләре, Идарәче компания, полиция, суд хезмәте, салым хезмәткәрләре ишегегезне шакысалар, бер дә курыкмыйча һәм шикләнмичә ачыгыз. Бу төркем, күпкатлы йортлардагы фатирларга кереп, хуҗалары белән танышып йөри, проблемаларыгызны ачыклый. Әлеге акциянең барышы, аның беренче нәтиҗәләре турында Идарәче компания директоры Рөстәм ВӘЛИЕВ...

Әгерҗедә "Әйдәгез, танышабыз!" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район хакимияте вәкилләре, Идарәче компания, полиция, суд хезмәте, салым хезмәткәрләре ишегегезне шакысалар, бер дә курыкмыйча һәм шикләнмичә ачыгыз. Бу төркем, күпкатлы йортлардагы фатирларга кереп, хуҗалары белән танышып йөри, проблемаларыгызны ачыклый. Әлеге акциянең барышы, аның беренче нәтиҗәләре турында Идарәче компания директоры Рөстәм ВӘЛИЕВ менә ниләр сөйләде:
- 1,5 ай эчендә без 50дән артык күпкатлы йортны йөреп чыктык. Нәтиҗәдә, беркем дә пропискада тормаган 100 фатирда 200дән артык кеше, ягъни квартирантлар, яшәве ачыкланды. Алар барысы да коммуналь хезмәтләрдән файдалана. Ә бу хезмәтләрнең күбесе фатирдагы кеше санына карап исәпләнә бит. Пропискада беркем дә булмагач, файдаланган су һәм канализация өчен дә акча исәпләнми дигән сүз бит. Ә йорттагы гомуми исәпләү приборы бу хезмәтләрне исәпләп бара һәм болар барысы да, ОДН булып, намуслы түләүчеләр җилкәсенә төшә. Мондый фатир хуҗаларына 96 акт төзелде.
Фатирлар буйлап танышып йөрү барышында исәпләү приборына тоташтырмыйча судан файдаланып ятуның ике очрагы ачыкланды. Ә сигез фатирда исәпләү приборларын үз якларына отышлы итеп файдаланучылар барлыгына тап булдык. Суны исәпләү приборын файдалануның срогы чыккан фактлар да бар. Мондый чакта аның төгәллеген тикшертергә яки яңаны алып куярга кирәклеген аңлаттык. Исегезгә төшерәбез: суык су приборының файдалану срогы - 6, ә кайнар суныкы 4 ел.
Акция барышында коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелганнар белән дә эшлекле сөйләшү булды. Электр энергиясе һәм газдан тыш торак-коммуналь хезмәтләр өчен әгерҗелеләрнең 2 миллион сумнан күбрәк бурычы бар. Әлеге сөйләшүләрнең беренче уңай нәтиҗәләре күренә башлады. 20 фатир хуҗасы бурычларын тулысынча түләделәр. 8 фатир хуҗасы белән бурычларын түләү буенча график төзелде. 1,5 ай эчендә 300 мең сумнан артык бурыч кайтарылды.
Акция барышында без фатир хуҗаларыннан гел тисәре күренешләр генә эзләмәдек. Алар төрле хезмәтләр буенча белгечләрдән консультацияләр алдылар.
Акция дәвам итә. Без ел ахырына кадәр барлык фатирларны йөреп чыгачакбыз. Бигрәк тә ОДН зур булган йортларга игътибарны көчәйтеп, аны киметү юлларын эзләячәкбез.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев