Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кемгә кирәк булды икән?

"ТНВ"да һәр иртәне "Хәерле иртә!" тапшыруын бик яратып карыйм. Яңа елдан шушы тапшыруны иртәнге сәгать биштән башлыйлар. Йә, әйтегез инде, кем кышын иртәнге биштә торып, телевизор каршына утыра? Дөрес, авыл халкы иртә уяна. Ләкин ул да бит абзарына мал-туарын карарга чыгып китә. Кемгә кирәк булды икән халык яратып карый торган...

"ТНВ"да һәр иртәне "Хәерле иртә!" тапшыруын бик яратып карыйм. Яңа елдан шушы тапшыруны иртәнге сәгать биштән башлыйлар. Йә, әйтегез инде, кем кышын иртәнге биштә торып, телевизор каршына утыра? Дөрес, авыл халкы иртә уяна. Ләкин ул да бит абзарына мал-туарын карарга чыгып китә. Кемгә кирәк булды икән халык яратып карый торган "Хәерле иртә!"не биштә башлау?".
Бу сорау, редакциягә мөрәҗәгать иткән Ләйсирә ханым Галимованы гына түгел, әлеге тапшыруны яратып караучы башка милләттәшләребезне дә кызыксындырадыр. Без, шул сорауга җавап эзләп, телефоннан "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә шалтыраттык. Безгә менә нәрсә дип җавап бирделәр:

- "Хәерле иртә!"не биштә башлавыбыз чит төбәкләрдәге татарларның мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнде. Мәскәү вакытыннан 2-3 сәгатькә һәм аннан да күбрәк вакытка алдан йөрүче төбәкләр күп бит. Иртәнге биштән җиденче яртыга кадәр булган тапшыру менә шул чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен тәгаенләнгән. Ул алдан әзерләнгән кадрлардан тора һәм җиденче яртыдан сигезенче яртыга кадәр булган тапшыруда алар Татарстанда яшәүчеләр өчен кабатлап күрсәтелә. Тапшыруның икенче яртысы туры эфирда бара. Шуңа күрә иртәнге тапшыруны биштә торып карый алмыйбыз диюче әгерҗелеләргә һич тә хафаланасы юк. Җиденче яртыдан карый башласагыз да берни югалтмыйсыз.
Киләчәктә бөтен дөньяда яшәүче татарлар карый ала торган яңа канал ачу мәшәкатьләре белән йөрибез. "ТНВ планета" дигән канал рәсми рәвештә 3 августта - Республика көнендә ачылыр дип ниятләп торабыз һәм ул гел татар тапшыруларыннан гына торачак", - диде телерадиокомпаниянең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев