Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кемгә комачаулаган бу әрҗә?

    "Һәр көн саен иртән эшкә барганда "Нур" мәчете яныннан узам. Мәчет капкасына күптән түгел сәдака салыр өчен әрҗә беркетеп куйдылар. Мин моңа бик сөендем. Чөнки эшкә бару уңаенда ук атнакич-җомга көннәрендә әрҗәгә сәдака салып китә идем. Күңелем тынычланып, мәңгелеккә күчкән әрвахлар алдында бурычым үтәлгән кебек була иде. Тик күптән түгел...

    "Һәр көн саен иртән эшкә барганда "Нур" мәчете яныннан узам. Мәчет капкасына күптән түгел сәдака салыр өчен әрҗә беркетеп куйдылар. Мин моңа бик сөендем. Чөнки эшкә бару уңаенда ук атнакич-җомга көннәрендә әрҗәгә сәдака салып китә идем. Күңелем тынычланып, мәңгелеккә күчкән әрвахлар алдында бурычым үтәлгән кебек була иде. Тик күптән түгел генә әлеге әрҗә юкка чыкты. Ник алып куйдылар икән аны?".
    Р.Шакирова.
    Әгерҗе шәһәре.

    Хатка ачыклык кертү ниятеннән "Нур" мәчете имам-хатибы РАМАЗАН хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.
    "Кардәшләребезнең үтенечен истә тотып, 23 февраль көнне мәчет баганасына тимер әрҗә беркеткән идек. Дөрес, мәчет эчендә сәдака салыр өчен әрҗә бар барын. Тик кемнеңдер, хатта язылганча, эшкә бару уңаенда сәдака салып китәсе килә, кемнеңдер кайту уңаенда... Көн саен кимендә 200 сум сәдака салалар иде әрҗәгә. Ә без аны көн саен ачып, күпме сәдака кергәнен исәпләп махсус дәфтәргә язып бардык. Ә намаздан соң әлеге сәдака ияләренең биргән хәерләре кабул булсын дип дога кыла идек. Бу акчалар мәчетне җылыту, яктырту өчен киткән чыгымнарга тотылды. Тик әрҗә беркеткән урынында айдан артык кына торды шул. 28 мартка каршы төндә әрҗәне кемнәрдер каерырга тырышканнар. Дөрес, акчасын алалмаганнар. 28е көнне иртән иртүк балаларны Чаллыга Коръән уку бәйгесенә алып киттек. Юлга бик тә күңелсез уйлар белән кузгалырга туры килде", - дип сөйләде Рамазан хәзрәт.
    Аның сүзләренә караганда, әлеге әрҗәне каеручылар кичен урамда ни эшләргә белми йөрүче яшүсмерләр булырга тиеш. Бәлки, алар моны көчләрен кая куярга белмәгәнлектән эшләгәннәрдер, бәлки, чыннан да, акчасына өмет иткәннәрдер. Ә эшләрен ахырына кадәр җиткерергә аларга кемдер комачаулагандыр яки тимер әрҗәне каерырга көчләре җитмәгәндер. Чөнки мәчет юл буенда урнашкан, машиналар да тыз-быз йөреп кенә тора. Инде моңа кадәр дә әрҗәнең йозагына нидер куярга маташканнар. Анысында әлеге әйберне көч-хәл белән тартып алып, йозакны ача алганнар. Ничек кенә булмасын, бу явыз гамәлләрне эшләүчеләргә "изге урын" дигән төшенчә яттыр. Мәчет - Аллаһ йорты, анда кеше Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен килә. Мәчетнең тирә-ягы да, шул исәптән, капкасы да, анда урнаштырылган сәдака әрҗәсе дә шушы изге урынның бер өлеше була түгелме соң?! Гадәттә, мәчет яныннан узып киткәндә, күңелдән изге теләкләр телисең һәм чын күңелдән аларның тормышка ашачагына ышанасың. Мәчеткә килеп кергәч, тавышыңны күтәреп сөйләшергә дә кыенсынасың. Инде зират, мәчет кебек гомер-гомердән иң изге саналган урыннарда да начар гамәл кылудан тыелмыйбыз икән, кая тәгәрибез без? Бәлки, кемдер, "моның шулай икәнлеген яшүсмерләр белми торгандыр" дип аларны акларга тырышыр. Без аңлатмасак, каян белергә тиеш соң алар моны?! Күп чакта "хәзер заманасы шундый", дип, күп нәрсәне заманга сылтыйбыз . Тик ата-ана, мәчет, зират кебек изге төшенчәләрне заман да, вакыт та юкка чыгара алмый. Бу безнең каныбызда булырга тиеш. Әгәр кеше әти-әнисен хөрмәт итми, мәчеткә гыйбадәт кылу урыны итеп карамый, мәрхүмнәрнең каберен белүне кирәкле санамый икән, аның башка кешелек сыйфатлары ниемә соң?!
    Мондый тәрбиясезлек, оятсызлык белән мәчетләребезнең ишекләреннән бервакытта да йозак алынмас, мөгаен. Мәчет эчендәге әрҗәне каерырга да, келәмнәрне алып чыгарга да күп сорамаслар, Аллаһ сакласын. Ә бит мондый Аллаһыга каршы бара торган гамәлләр өчен кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә җәзасын да үзе бирәчәк. Шулай булгач, бәндәдән курыкмасагыз, Аллаһының җәзасыннан куркыгыз, диясе генә кала.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: