Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үкенергә вакыт юк

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре Тирсә мәктәбендә районның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраштылар. Иң мөһиме - авырлыклардан курыкмау Очрашуның максаты укучыларны әлеге уку йортларында белем алып, тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләүгә өндәү иде. Чөнки бүгенге көндә республикада да,...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре Тирсә мәктәбендә районның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраштылар.

Иң мөһиме - авырлыклардан курыкмау
Очрашуның максаты укучыларны әлеге уку йортларында белем алып, тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләүгә өндәү иде. Чөнки бүгенге көндә республикада да, шул исәптән, безнең районда да авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык бик зур. Бигрәк тә ветеринария табиблары, зоотехникалар, агрономнар, электриклар, сыер саву операторлары җитми. Тик, яшерен-батырын түгел, укучылар әлеге һөнәрләрне үзләштерергә ашкынып тормыйлар. Моның сәбәбен авыл хуҗалыгының киләчәге булмау, түбән хезмәт хакы, эш өчен тиешле шартлар тудырылмавы белән аңлаталар. Мин бу язмамда укучыларны әлеге уку йортларына керергә үгетләргә җыенмыйм. Тик очрашу барышында күңелемдә: "Ә бит безнең районда бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы гына эшләүче белгечләр байтак. Алар тормышларын шушы тармак белән бәйләүләренә үкенмиләрме икән?" дигән сорау туды һәм аны берничә райондашыбызга бирми булдыра алмадым.
Рөстәм ШӘРИПОВ - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы:
- Мин Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә галим-агроном белгечлеген үзләштердем. Бүгенге көндә төп вазифам район агрономнары белән тыгыз элемтәдә эшләүдән гыйбарәт. Без алар белән эш планнары төзибез, үсемлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән уртаклашабыз. Тик миңа кабинетта утырып эшләү түгел, ә басуларда йөрү күбрәк ошый. Минем өчен уҗымнарның матур итеп тишелеп килүен, кырларда башаклар тулышуын күрүдән дә рәхәтрәк мизгелләр юк. Шуңа бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим.
Александр ВАСИЛЬЕВ -"Сарсак-Омга" ширкәте агрономы:
- Мин агроном һөнәрен Әсән совхоз техникумында үзләштердем. Шушы белгечлегем буенча эшләвемә унбиш елдан артык инде. Елның теләсә кайсы фасылында һәр көнне басуларны урап кайтам. Кышын да уҗымнарның сакланышын тикшерү өчен басуларга еш чыгам. Басу-кырларда тын алу да рәхәт бит. Туган җир, туган туфрак җылысын тоясың. Ә авырлыкларга килгәндә, алар һәр эштә дә булмый калмый. Без, авыл малайларын, мондый авырлыклар гына куркытмый.
Илгизәр ХАЛИКОВ - район дәүләт ветеринария оешмасы начальнигы:
- Мин ветеринар белгечелеген Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә алдым. Хайваннарны дәвалау - бик кызыклы, хәтта иҗади эш ул. Моның өчен тирән белемле булу да, сабырлык та, тырышлык та кирәк. Хайванның теле юк бит аның, шуңа аңа ярдәм күрсәтү өчен шуларның барысын да берьюлы эшкә җигәргә туры килә. Ә инде авырып торган хайванга ярдәм күрсәткәннән соң ул аякка баса икән, синнән дә бәхетле кеше булмый, үзеңне тылсымчы кебек тоясың. Мондый минутларда, әле ярый, шушы белгечлекне сайлаганмын дип сөенәсең. Тик, җитәкче буларак, мине безнең районда ветеринарларга кытлык бик зур булуы борчый. Мәктәп тәмамлаган яшьләрне ветеринария уку йортларына укырга керергә һәм диплом алып үзебезгә эшкә чакырам. Шуны онытмагыз: үз эшенең остасы булган кеше бер җирдә дә югалмый ул. Безнең район ветеринария белгечләре арасында да моңа мисаллар җитәрлек.

Авылга эшкә кайтсаң, йөз мең сум бирәләр
Бу белгечләребезнең сүзенә "комментарий" бирү артыктыр. Ә менә уку йортларын тәмамлап авылга эшкә кайтучы яшьләргә Татарстан Хөкүмәте тарафыннан нинди өстәмә түләүләр каралуын белеп тору зыян итмәс: югары уку йортын тәмамлап авылга эшкә кайткан яшьләргә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә, техникум, училище тәмамлаучыларга 50 мең сум күләмендә подъемный бирелә. Моның өстенә, белгечләр бер ел дәвамында хезмәт хакларына бишәр мең сум өстәмә дә алалар. Яшь белгечләргә торак алганда субсидия бирү дә каралган.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев