Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Керик әле урманнарга

Әгерҗе урманчылыгының урман фонды 45 мең гектарны тәшкил итә. Аның 16 меңе - Красный бор участок урманчылыгы карамагында. Алтын көзнең матур бер көнендә безгә дә райондагы иң зур бу урманчылыкта булып, үз һөнәрләренә гашыйк урман хезмәткәрләре белән очрашу насыйп булды. Ходай Тәгалә Красный бор төбәгенә табигать байлыкларын мулдан биргән. Аны...

Әгерҗе урманчылыгының урман фонды 45 мең гектарны тәшкил итә. Аның 16 меңе - Красный бор участок урманчылыгы карамагында. Алтын көзнең матур бер көнендә безгә дә райондагы иң зур бу урманчылыкта булып, үз һөнәрләренә гашыйк урман хезмәткәрләре белән очрашу насыйп булды.
Ходай Тәгалә Красный бор төбәгенә табигать байлыкларын мулдан биргән. Аны Удмуртиядә дә, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Бирегә ел әйләнәсе кайлардан гына килмиләр: Алабуга, Казан, Чаллы һәм башка шәһәр-районнардан балык тотарга, ауга, җиләк-гөмбәгә дисеңме... Красный бор урманнары җиләк-җимешкә, кыргый хайван, кош-кортларга бай булса, Кама елгасында нинди генә балыклар юк! Ә гаҗәеп матур табигате, саф һавасы...
Красный бор якларына барганда ук яшь наратлар, төз каеннар озата бара. Участок урманчылыгының конторасы Кондызлыдан ерак түгел урман эченә урнашкан. Бу урманчылык хезмәткәрләре белән якыннан танышканчы ук Әгерҗе урманчылыгының кадрлар буенча белгече Татьяна Егорова юл буе аларның һәрберсе турында диярлек сөйләп барган иде. "Биредә иң көчле, бердәм, дус коллектив эшли. Монда һәр хезмәткәр - үз эшенең остасы, урманга чын күңелдән гашыйк кеше. Алар үз эшләрен гомер буена намус белән үтәделәр. Хәзер урманнар арендага бирелгәч тә аларның эшенә контрольлек итәргә, теоретик һәм практик яктан булышырга өлгерәләр. Боларның барысында да урманга 27 ел хезмәт итүче җитәкчеләре Габделкадыйр Каюмовның хезмәте зур", - ди Татьяна Алексеевна.
Урманда беренче очраткан кешебез дә ул булды. Урманчылык җитәкчесен нәкъ шундый итеп күз алдына китергән идем: Габделкадыйр әфәнде урман, эшләре турында шундый бирелеп сөйли, авызыңны ачып тыңлап торасың. Бик таләпчән, үзе дә чын күңелдән бирелеп эшләгән, башкалардан да шуны таләп иткән, заманында Әгерҗе урманнары хуҗасы булган Валентин Захаров кулы астында хезмәт юлын башлаган чакларын да сагынып искә алды ул. "Валентин Филиппович җитәкчелек иткән елларда Әгерҗе урман хуҗалыгы республикага танылган иде. Бик күп нәрсәгә аннан өйрәндем мин", - диде ул. Урманчылыкта эшли башлаган еллары турында сөйли башлагач, яшәреп киткәндәй булды Габделкадыйр Габделхәевич. Аның җитәкчелегендә җылы гаражы булган янгын сүндерү-химия станциясе сафка баса. Аннан пилорама төзи башлыйлар. "Бу пилораманы фәкать үз көчебез белән ерып чыктык. Шундый бердәм булып тиз арада төзеп чыктык без аны", - дип искә алды ул. Ярдәмче хуҗалыкны да үзләре төзиләр. Бик күп мал тоткан, ашханә өчен яшелчә үстергән, икмәк пешергән чаклары да булган Красный бор урманчыларының. Аларның питомнигы Татарстан буенча таныла һәм аларга "ТРның иң югары питомнигы" дигән исем бирелә. "Бу мактаулы исемгә без Мөхәммәтгали Нәҗиповның һәм ул чорларда эшләгән хезмәттәшләребезнең тырышлыгы белән ирештек. Без аңа һәм ветеран урманчыларыбызга әле дә бик рәхмәтле", - ди Габделкадыйр Каюмов.
Урман хуҗалыгындагы реформалар бу тармакта эшне күпкә үзгәртте. Урман участоклары арендаторларга бирелде. Алар урманнан файдалану гына түгел, аны саклау һәм үстерү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Ә урман мастерлары участок урманчылары белән урман хуҗалыгы законнарының үтәлеше сагында торалар, арендаторлар эшчәнлегенә контрольлек итәләр.
Эшләре бихисап булса да, хезмәт хаклары әлегәчә түбән урман хезмәткәрләренең. "Мондый аз хезмәт хакына урманны бөтен күңеле белән яраткан энтузиастлар гына эшли ала", - ди Татьяна Егорова. Дөрестән дә, Красный бор участок урманчылыгында нәкъ менә шундый хезмәткәрләр генә эшли дә инде. Биредәге дүрт урман мастерының барысы да диярлек нәселдән килгән урманчылар. Мәсәлән, Николай Мурнов, Леонид Сергеев әтиләренең эшен дәвам итәләр. Илдус Мөдәрисов турында аерым әйтеп үтәсе килә. Ул урманда 22 ел инде. Биредә эшләгәндә ул "тычкан чире" йоктыра. Бик озак үлем белән көрәшә. Якыннары, исән калса, урманнан китәр инде, диләр. Әмма сәламәтләнгәч тә Илдус һөнәренә тугры кала. Ул Виталий Коробейниковта да урманчы һөнәренә мәхәббәт уята. Илдусның хатыны Лидия дә - питомникта инженер.
...Адәм баласы тормышын урманнан башка күз алдына да китерми. Урман да кеше кайгыртуыннан башка яши алмый. Ә урманчылар менә шундый зур байлыгыбызны саклап, аның байлыкларын арттыру турында кайгыртып яшәүчеләр инде. Бәйрәмегез белән сезне, Әгерҗе урманчылары!
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев