Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кешеләргә шатлык өләшәсез

Аларга бик еш шигырь дә, җыр да, көй дә иҗат итәргә, режиссер, сценарий язучы да, театр һәм эстрада артисты да, хуҗалык эшләре мөдире дә булырга туры килә. Сүзнең нинди һөнәр ияләре турында баруын чамалагансыздыр, мөгаен. Әлбәттә, 25 мартта һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән мәдәният хезмәткәрләре турында. Тукай әйтмешли, уятмакчы булсаң халык...

Аларга бик еш шигырь дә, җыр да, көй дә иҗат итәргә, режиссер, сценарий язучы да, театр һәм эстрада артисты да, хуҗалык эшләре мөдире дә булырга туры килә.

Сүзнең нинди һөнәр ияләре турында баруын чамалагансыздыр, мөгаен. Әлбәттә, 25 мартта һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән мәдәният хезмәткәрләре турында. Тукай әйтмешли, уятмакчы булсаң халык күңелләрен, бу тынгысыз эшне фәкать сәхнәгә гашыйк, башкаларның да кечкенә генә сәләтен күреп, аны үстерү, сәхнәгә чыгару өчен җан атып йөрүче, олысын-кечесен мәдәният учакларына тарта белүче генә башкара ала. Алар - халыкка бәйрәм, җаннарыбызга җылылык, шатлык бүләк итүчеләр. Бер танышымның: "Хәзер телевизордан да бик күп кызыклы мәдәни чаралар була. Әмма үз авылың клубына чыгып, үзебезнең талантларның чыгышларын карауга, концерт-кичәләрдән соң элеккечә ачык сәхнәләр оештырып, бергәләп җырлап-биеп, борынгы җырлы-биюле уеннарда рәхәтләнеп күңел ачуларга ни җитә?!" - дигән сүзләрендә никадәр хаклык ярылып ята.
Менә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә районыбызның талантлы мәдәният хезмәткәрләре залга җыелган хезмәттәшләренә, Әгерҗе тамашачысына матур чыгышларын бүләк иттеләр. Кыш-яз айларында районыбызда танылган артистлар бик еш гастрольләрдә булсалар да, үзебезнекеләргә җитәме соң инде?! Әнә, сәхнәгә кояш кебек балкып чыгып, яраткан җырчы Баязитыбыз залны моңга күмде. "Көмеш телле гармун" халык ансамбле егетләре чыгышы да залдагы һәркемнең күңел кылларын тибрәткәндер. Биманың танылган "Эр ужара" фольклор ансамблендәге мари егет-кызлары җырлый-җырлый тыпырдап биегәндә аяклар үзләреннән-үзләре бии башлый.
Озак еллар тимерьюлчылар Мәдәният сараен җитәкләгәндә рус халык хорын оештырып, тамашачы мәхәббәтен яулаган мәдәният ветераны Нина Казакованың яңадан сәхнәгә кайтуы җыр сөючеләр өчен шатлык булгандыр. Юкка гына аны күпләр "Әгерҗенең Людмила Зыкинасы" дип йөртмиләр иде бит. Яңа оешкан "Россиянка" рус ансамблендәге җырчы гүзәл затларыбыз үзләрнең чыгышлары белән Әгерҗе тамашачысын ешрак шатландырсыннар иде.
Рәмзилә Шакирова җитәкчелегендәге "Мирас" ветераннар ансамбленең бу юлы гармунчылар ансамбле белән бергә чыгыш ясавы аеруча күңелле булды. Сарсак-Омгадан Лариса Заитованың удмурт ансамбле башкаруындагы җырлар да бәйрәмгә ямь өстәде. Әгерҗедән яшь башкаручы Яна Спирина көчле тавышы белән "Ямайка"ны җырлаганда зал тын да алмый тыңлады.
"Йолдызлык" республика фестиваленең зона турында җиңеп, тиздән Казанда чыгыш ясау хокукы яулаган Алена Самарцева җитәкчелегендәге "Драже" бию төркеме кызларының чыгышлары искитмәле матур. Башкаладан да җиңү белән кайтуларын телик аларга.
Мәдәният елын ачуга багышланган тантанада сәнгать мәктәбе, китапханә хезмәткәрләре дә матур чыгышлары белән сәләтләрен күрсәттеләр.
Бәйрәмгә гомерләрен мәдәнияткә багышлаган ветераннар да кунакка чакырылган иде. Наил ага Нәбиуллин хезмәттәшләренә багышланган "Без кирәк" шигырен һәм яңа җырын бүләк итеп сөендерде.
Мәдәният хезмәткәрләре, әнә шулай, үз бәйрәмнәрендә дә сәхнәдә башкаларга шатлык бүләк иттеләр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, мәдәният бүлеге начальнигы Марс Гатауллин һәм Мәдәният йорты директоры Эльвира Нәбиева тәбрикләделәр һәм иң лаеклыларга грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Мәдәният елында һәр авылда һәм Әгерҗебездә мәдәният учаклары халыкны үзенә тартып һәм гөрләп торсын!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев