Кетер-кетер килә икмәк..
Хәтер-хатирә
Безнең чор балалары Тирсәдә башлангыч сыйныфларда медпункт “астында” укыдык. Сыйныф уртасындагы мичтә плитә өстендә укытучыбыз Разия апа чәй кайната иде. Моннан тыш, колхозчы балаларына олы кисәк ипи белән бер кружка сөт бирәләр. Ул ипинең кибән башы өчен талаш... Кетердәп торган кибән башны кем яратмасын инде! Хәзер дә авызда “хөкүмәт” тешләре генә булса да, нәфес шул кибән башны сорый.
Әнә шул хуш исле тәмле ипиле, бер кружка сөтле мәктәп еллары, ий, сагындыра...
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев