Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кечкенәдән өйрән!

Шушы көннәрдә Сарсак-Омга лицеенда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне узды. Анда кечкенә балалар да, мәктәп укучылары да, ата-аналар да катнаштылар. Иң кечкенәләр өчен "Светофорның өч төсе" дигән уен оештырылды. Балалар кызыклы сорауларга җавап бирделәр һәм светофорның кызыл, сары, яшел төсләре кергән биремнәрне үтәделәр. Ә әти-әниләре белән бик күп каршылыкларны үз эченә...

Шушы көннәрдә Сарсак-Омга лицеенда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне узды. Анда кечкенә балалар да, мәктәп укучылары да, ата-аналар да катнаштылар.
Иң кечкенәләр өчен "Светофорның өч төсе" дигән уен оештырылды. Балалар кызыклы сорауларга җавап бирделәр һәм светофорның кызыл, сары, яшел төсләре кергән биремнәрне үтәделәр. Ә әти-әниләре белән бик күп каршылыкларны үз эченә алган конкурсларда катнаштылар, дөрес итеп "юлда" йөрделәр, җәяүлеләр юлыннан "чыгып күрсәттеләр". Хәтта Убырлы карчык та, күпме генә тырышса да, аларны бутый алмады.
Урта төркем балалары әти-әниләре өчен юл йөрү кагыйдәләрен үз эченә алган "Теремок" әкиятен күрсәтте. Хәзерлек һәм өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре спортзалда күңелле старт уеннарында үзләрен сынадылар. 1-4 сыйныфларда укучы яшь инспекторлар өчен дә биремнәр җиңелләрдән түгел иде. Иң башта алар компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест үттеләр. Ә аннан соң спортзалда бәйгеләр үткәрелде. Девизларны яңгыратканнан соң җиңү өчен ярышлар башланды. Ә иң катлаулысы велосипедны фигуралы йөртү булды. Ә шулай да иң җитезләр бу бәйгедә дә сынатмады. Шулай итеп, укучылар әти-әниләрен җиңүгә ирештеләр.
"Лицейда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча укытучылар бик күп эш алып баралар. Әнә бит кечкенә балалар да инде күп кенә кагыйдәләрне үзләштергәннәр. Ә кечкенәдән өйрәнгән ул беркайчан да онытылылмый", - диде җиңүчеләргә бүләкләр өләшкәндә фәнни һәм белем бирүче программаларын финанслау дирекциясе филиалы начальнигы Раушания Тимкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев