Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халыкара конференциядә Казан кооператив институты белән Иж-Бубый мәктәбе арасында хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул куелды

Чит илләрдән дә катнаштылар

Казан кооператив институты белэн берлектэ “Милли мәгариф үсешендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең роле”дигән темага Халыкара конференция узды.

Быел Иж-Бубый мәдрәсәсенә 240, Габдулла Бубый тууына 150, Гөбәйдулла Бубый тууына 155 ел. Алар татар мәгарифен, динен,тарихын үстерү һәм саклау, яшьләрне шәхес буларак тәрбияләү юнәлешендә әйтеп бетергесез өлеш керткән татар зыялылары. Халыкара конференциядә Коръән сүрәсен 6 класс укучысы Әнвәр Хәертдинов яңгыратты.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган барлык чаралар да Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Конференция Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әгерҗе районы бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә уздырылды.

Халыкара конференцияне Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачты. Үз чыгышында безнең бурыч, узган гасыр башында ук Бубыйлар гаиләсе тарафыннан салынган милли мәгариф идеяләрен саклап калу һәм үстерүдән гыйбарә, диде. Татар айдентикасын саклау һәм милли мәгарифне үстерү максаты белән, 2019 елның 27 февраленнән башлап, безнең югары уку йорты базасында татар мәдәнияте үзәге эшли башлавын, бек мәгърифәтче хөрмәтенә Татар мәдәнияте үзәге базасында Мөхлисә Буби исемендәге татар хатын-кызлары клубы эшләвен җиткерде.

“Клубның мактаулы әгъзасы булып танылган галимә - Альта Хаҗиевна Мәхмүтова торды, ул Бубыйлар эшчәнлеген өйрәнгән татар зыялысы иде. Бу көннәрдә генә Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова вафат булды”, дип искә алды. Халыкара конференциядә катнашучыларны бер минутлык тынлык белән Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованы искә алуга чакырды. Алсу Рөстәм кызы үз чыгышы ахырында - бүгенге көндә Мөхлисә Буби тормышына багышланган сценарий язу һәм биографик фильм төшерү буенча актив эш алып барылуын әйтте.

Конференциядә Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, драматург Ркаил Зәйдулла,Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев,Әгерҗе районы бертуган Бубыйлар исемендәге мәктәп директоры Равил Бадахшин, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гиззатуллина, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раиф Гәрәев, Иж-Бубый авыл тарихы музееның мөдире Алсу Хисмәтуллина, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының хезмәткәре Рафилә Гыймазова, филология фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, Арча районы Урта Курса төп гомүми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Рәсилә Гарифуллина, “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасының рәисе Искәндәр Җиһангәрәев, язучы, публицист Марат Әмирханов, гомүмән төрле илләрнең галимнәре,оешма, музей җитәкчеләре,журналистлар, Казан кооператив институт студентлары, араларында «Яз гүзәле» конкурсында «Иң ягымлы кыз һәм халык мәхәббәте номинациясендә җиңү яулаган Ризәлә Габдуллинова, Zoom аша Казахстаннан Көнчыгыш фәннәре докторы Розалия Гарипова, Финляндиядән Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган Райханә Батыршаның кызлары, Айтән Самалетдин белән Нәрмин Бәдретдин,Төркиядән Төркиянең Мәрмәрә университеты тюркология институты докторанты, галимә Ләйсән Шаһин, Германиядән, Париждан, Лондоннан, Таллиннан, Уфадан һәм башка кала һәм илләрдә яшәүче татарлар катнашып чыгыш ясады.

Казан кооператив институты белән Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбе арасында узара хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул куелды.

Халыкара конференциянең резолюциясе укылды. Тәкъдимнәр дә яңгырады. Әгерҗе районы урамнарына Бубыйлар исемен атау, яңа туристик маршрут булдыру һәм башка мөһим мәсьәләләр резолюциягә язылды.

Соңыннан рәхмәт хатлары тапшырылды. Россия кооперация университеты ректоры Алсу Рөстәм кызы Нәбиевага Әгерҗе муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

Конференция Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде. Аны Татарстанның атказанган артисты Ильназ Бах башлап җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев