Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хатыны янына җибәрмәгән өчен, сөяркәсен кыйнап үтергән

Фаҗига Казанда булган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе 52 яшьлек ир-атка карата “Саксызлык белән кешене үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Ул үзенең сөяркәсен үтерүдә гаепләнелә.

46 яшьлек хатын Казанның Лазарев урамындагы йортта үтерелгән. Табиб-психитарда учетта торучы ир җинаятен өлешчә таныган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир сөяркәсен үтерер алдыннан, хатыны белән элемтәгә кереп, аның белән очрашырга сүз куешкан. Сөяркәсе моны белеп алып, фатирны бикләп куйган һәм ачкычын яшергән. Шуның аркасында өйдә җәнҗал чыккан. Ир, сөяркәсен бик нык кыйнап, хатыны янына чыгып киткән. Икәүләшеп кайткач, болар теге хатын-кызның үле гәүдәсенә тап булган.

Ирне сак астына алганнар. Әлегә килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау йөзеннән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев