Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хөкүмәт 2019 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәчәк.

 

 (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта федераль закон проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Яңа ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәргә тиеш. Әлеге сумма 2018 елның икенче кварталы өчен хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумына тигезләшә. Нәтиҗәдә, минималь хезмәт хакы 1,048 процентка артачак.

Район коэффициент һәм процент өстәмәләрен исәпкә алганда, минималь хезмәт хакы төрле регионнарда төрле суммага артачак. Илнең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә ул 117 сумга, ә Чукотка автоном округында 351 сумга үсәчәк.

  • Моңа кадәр минималь хезмәт хакы агымдагы елның 1 маеннан арткан иде. Хәзерге вакытта ул 11 мең 163 сумга тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев