Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хөкүмәт ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләрен гадиләштерде

    Үзгәрешләр көтелә

    Ана капиталы сертификатын алган ата-аналарга әлеге акчаларны торак шартларын яхшырту өчен куллануны гадиләштерә торган кагыйдәләр билгеләнңе. 27 февральдә чыккан карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

    7 мартта хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта әйтелгәнчә, үзгәрешләр ана капиталы акчаларының торак йортны төзегәндә яки реконструкцияләгәндә чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлдерелүе очракларына кагыла.

    Хәзер башкарылган төзелеш эшләре актыннан мәгълүматны Пенсия фондына тапшырырга кирәк булмый Гражданнарга Росреестрдан җир участогының һәм анда төзелгән йортның үз милкендә булуы турындагы белешмә булу да җитә.

    2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификатлары гаризасыз рәсмиләштерелә – бала туганнан соң документ автомат рәвештә әни кешенең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә.

    2021 елдан ана капиталы күләме беренче балага – 483 882, икенче балага 639 432 сумга кадәр арттырылды. Бу акчаларны торак сатып алуга яки төзүгә, уку өчен түләүгә, әни кешенең пенсиясе тупланма өлешен формалаштыруга, инвалид балалар өчен товарлар алуга һәм хезмәт күрсәтүгә юнәлдерергә мөмкин.

    Кереме ике яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ана капиталын икенче балага өч яшь тулганга кадәр айлык түләүләр өчен сарыф итә ала, диелә бу документта.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: