Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хор.Ключта Хәтер көнендә хәтер тактасы ачылды

Кырынды авыл җирлегенә керүче кечкенә генә Хор.Ключ авылында 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә зур әһәмияткә ия чара узды. Шушы авылда яшәүчеләрнең тырышлыгы белән сафка баскан хәтер тактасы ачылды.

  • Безнең кечкенә генә авылдан сугышка 55 кеше китә, шуларның 37сенә кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Исән кайтканнарның да инде берсе дә арабызда юк, –  дип башлады чараны туган авылы Хор.Ключта  хәтер тактасын ачуда башлап йөрүче Кырынды авыл китапханәсе мөдире Фәридә Артемьева.

Бу авылда сугыш ветераннары инде калмаса да, күрше Кырындыда яшәүче 97 яшьлек хөрмәтле ветеран Мөнәвәрә апа Яхина чарага кунак итеп чакырылган иде. Бик күпләрнең беренче укытычысы булган, илебездә сугыш башлангач фронтка киткән Мөнәвәрә апа сугыш хатирәләрен хәтерендә яңартканда йөрәк кысылып, күзләр яшьләнде.

Бик күпләр хатирә яңартты бу көнне. Сугыш чоры балалары әтисез үскән балачакларын күз яшьләре аша искә алса, әтиләре сугыштан исән-сау кайтканнар алар турында олы хөрмәт белән сөйләделәр. Тыл ветераны Гафият ага Масков сөйләгәннәр чарада катнашучыларны аның ачлы-туклы узган яшүсмер елларына алып кайтты.  Хор.Ключтагы бердәнбер урамга исеме бирелгән сугыш каһарманы, авылдашлары  Гафур Миннекәевны да искә алдылар. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән батыр була ул.

Сугыш турындагы моңлы җырлар, үзәк өзгеч шигырьләр белән үрелеп барган чара Төрдәле мәчете имам-хатибы Зөфир хәзрәт Зариповның Коръән укуы һәм дога кылуы белән тәмамланды. Әлеге гамәлләр хәтер тактасында урын алган сугыш ветераннары рухына  дога булып барып ирешкәндер.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев