Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хәтердә син, солдат!

Туганнар каберлегендә - 35 яшь солдат....

Туганнар каберлегендә

Утыз биш яшь солдат.

...Утка кергәнсез илебез

Азатлыгын саклап.

Теләгегез – элү булган

Рейхстагка байрак.

Изге максат – тизрәк кайту

Өйгә Җиңү яулап.

Яраланган җилкә, арка,

Йөрәк, аяк, кул да.

Госпитальдә озак яту

Һич булмаган уйда.

Табиблар уе: коткару

Әҗәл тырнагыннан,

Шәфкать туташлары, дуслар

Көн-төн кизү торган.

Рәнҗемәгез, яшь солдатлар,

Алар көчсез булган.

Ә исәннәр сезнең өчен

Дошманнан үч алган.

Тәкъдир: сезнең гомер яшьли

Өзелергә язган.

Иң соңгы тукталышыгыз

Әгерҗедә булган.

Кайгырмагыз “без – читтә“,  дип,

Сез безгә үз, якын.

Гомер белән түләдегез

Бөек Җиңү хакын.

Сезнең янга хөрмәт белән

Килә картлар, яшьләр.

Сезнең хакта данлы хәтер

Яшәде һәм яшәр.

Алтын хәрефтән язылган

Исемегез ташка.

Тыныч яшик, бу сугышлар

Һич булмасын башка.

Бүген килдек чәчәк тотып,

Баш иябез кат-кат.

Халык хәтере – мәңгелек!

Рәхмәт сиңа, солдат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев