Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре балыкларны саклап калу буенча акция оештырдылар

Әгерҗе районындагы “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбенең “Экология, саклау, коткару“ түгәрәге әгъзалары белән берлектә Иж елгасындагы балыкларның үлеменә юл куймас өчен “Балык булсын“ акциясе оештырды.

Сер түгел, кышкы чорда кислород җитмәү сәбәпле елгаларда күпләп балыклар үлү очраклары була. Әлеге күңелсез хәлне булдырмас өчен заказник хезмәткәрләре һәр елны шундый акция оештыралар һәм яшь буында да табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбиялиләр. Бу көнне һава температурасы да бик уңай булды. -6, -7 градус тирәсе генә иде. Бер төркем яшь табигать сакчылары заказник хезмәткәре  Әлфия Нуриманова белән коры камышлар җыярга китсәләр, калган балалар җитәкче Руслан Мәннапов белән елгада кечкенә чокырлар тиштеләр. Әлеге эш җиңелләрдән булмаса да, беркем дә авырлыктан зарланмады. Уртак тырышлык белән боз өстендә йөзләп тишек пәйда булды. Соңыннан акциядә катнашучылар, җыелган камышларны әлеге тишекләргә куеп калдырып, өстенә кар сиптеләр.

Әлеге файдалы эшне башкарганнан соң табигать кочагында тәм-томнар белән кайнар чәй эчү дә бик күңелле булды. Руслан Ромелевич акциядә катнашкан балаларны татлы призлар белән дә сөендерде.

Мондый акциянең чираттагысы февральдә узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев