“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Иж елгасында туңучы аккошларны коткарган
Бу хәл ике-өч атна элек булган.
“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре рейд вакытында Иж елгасы өстендә ике аккошны күреп алып ярдәмгә ашыгалар. Алар бозга туңа башлаган булганнар.
- Бу кошкайларның канатлары бозга ката башлаган, үзләре бик нык туңганнар иде, – дип сөйли заказник директоры Руслан Мәннапов.
Әлеге кош балалары соң чыгарылганлыктан, әниләре белән бергә җылы якка очарга ныгып җитмәгән булганнар.
- Гомумән, аккошлар соры каурые агаргач кына оча алалар. Болар карап торышка да бик яшь, әле ныгымаганнар да, – ди Руслан Ромель улы.
Җитәкче аккош балаларын өйгә алып кайты тәрбияли. Хәзер инде алар элекке хәлләренә кайтканнар.
- Әмма аларны өй шартларында тәрбияләргә ярамый. Шуңа күрә без аларны шушы көннәрдә Ижауга уңайлыклар булган база-зоопаркка илтәбез, – ди Руслан Мәннапов.
Бу кошлар ысылдык аккошлар (лебедь шипун) төренә керә. Алар 13-15 килога кадәр үсә. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев