Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичкетаң мәктәбе – зонада беренче

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган эксперт комиссия бу көннәрдә республика мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Әгерҗе районыннан Кичкетаң урта мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицее да әлеге тикшерүгә эләкте. Шунысы сөенечле, безнең зонага караган Актаныш, Сарман, Минзәлә, Менделеев, Мөслим районнарын берләштергән зона ярышында авыл мәктәпләре арасында Кичкетаң - беренче,...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган эксперт комиссия бу көннәрдә республика мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Әгерҗе районыннан Кичкетаң урта мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицее да әлеге тикшерүгә эләкте.

Шунысы сөенечле, безнең зонага караган Актаныш, Сарман, Минзәлә, Менделеев, Мөслим районнарын берләштергән зона ярышында авыл мәктәпләре арасында Кичкетаң - беренче, Сарсак-Омга өченче урын алды.

- Районыбыз мәктәпләренең зона күләмендә тәүге зур җиңүе бу, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

БЕР КИМЧЕЛЕК ТӘ ТАПМАДЫЛАР

Бу атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Иҗтимагый палатасы әгъзалары беренче урын алган мәктәпләрне янә энә күзеннән уздырдылар. Татарстан мәктәпләрен йөреп чыкканнан соң алар республика күләмендә җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендәге комиссия чәршәмбе көн янә Кичкетаң мәктәбенә килде.

Мәктәп балкып, шау чәчәккә күмелеп каршы алды комиссия әгъзаларын. 2012 елда капиталь ремонт ясалганнан соң икенче яшьлеген кичергән мәктәпне күз карасы кебек саклаганнары бирегә аяк басуга ук сизелә.

- Әлбәттә, ел саен вак-төяк ремонт, буяу эшләрен башкарабыз. Быел да коллективыбыз белән мәктәпне уку елына ныклап әзерләдек, - ди директор Нәзилә Зиннәтова.

Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевның зур ярдәме белән мәктәпкә керү юлына асфальт та түшәгәннәр, әнә. Кабинетлар, коридорлар чисталыктан ялык-йолык килеп тора.

- Барлык кимчелекләр юк ителгән, физика, химия, информатика кабинетлары бар таләпләргә туры килә, медицина кабинеты булдырылган, ашханәдә, спортзалда тәртип, - дип комиссия әгъзалары соклануларын белдерделәр.

- Бу көннәрдә күпме мәктәптә булырга туры килде, Кичкетаңдагы кебек бар таләпләр үтәлгән технология кабинетын күрмәдек. Биредә укучыларга тегү, кулинария, слесарьлык белән шөгыльләнү өчен бөтен нәрсә дә бар, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Тәнәфестә укучыларга ял итү зонасы, шушы төбәкнең байлыгы, горурлыгы булган "Кичке Таң" заказнигы турындагы почмак, музей - барысына да югары бәя бирделәр.

МӘКТӘП БАКЧАСЫНА ДА - БИШЛЕ

Мәктәп территориясенә аяк басуга чәчәкләр иле каршы ала. Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап аның әкиятләренә нигезләнеп ясалган персонажлар, әйтерсең лә, сәлам биреп торалар. Бер гектардан артык мәйданны биләүче мәктәп территориясендә нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстерелми. Әнә, эре-эре суганнарны алып үреп куйганнар. Кишер-чөгендер, бәрәңге-кәбестә, помидор-кыяр - барысы да бар.

- 500ләп баш кәбестә генә утыртабыз, - ди биология укытучысы Инсаф Галиев.

1977 елда төзелгән мәктәпкә күчкәннән соң алмагач бакчасы утыртылган булган. Биредә бүгенге көндә 50 төп алмагач бар. Капиталь төзекләндерүдән соң чия агачларын да яңартканнар.

- Бакчада коллектив та, укучыларыбыз да бик тырышып эшлиләр. Мәктәп ашханәсе кышка җитәрлек запас белән керә, - ди директор.

Ә гүзәл чәчәкләр иле укытучылар Тәнзилә Ганиева, Фәридә Ибраһимованың бай фантазиясе, тырышлыгы белән булдырылган. Мәктәпнең спорт мәйданчыгында укучылар җәй көне дә рәхәтләнеп шөгыльләнәләр икән.

- Республика программасы буенча төзелә торган спорт мәйданчыгын нәкъ менә сезнең авылда булдырырга кирәк, - диде Гөлнара ханым.

Комиссия әгъзаларына мәктәп территориясендә балалар өчен булдырылган ял зонасы да бик ошады. Анда эскәмиягә утырып ял итәргә, карусельдә әйләнергә була.

- Мондый матурлыкны беркайда да күргән юк иде әле, - дип авыл мәктәбенә югары бәя бирделәр Казан кунаклары.

- Ә без, үз чиратыбызда, күп еллар инде кулга-кул тотынып эшләүче, бер генә үтенеч-гозеребезне дә кире какмаучы, һәрчак безгә ярдәм итәргә әзер торучы мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка, "Кичке Таң" заказнигы директоры Әһли Фәйзуллинга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Нәзилә Зиннәтова.

ххх

Кичкетаң мәктәбе яңа уку елына әзерлек буенча республикада призлы урынга эләгерме? Монысы Татарстан педагогларының 19 августта Лаешта узачак республика конференциясендә билгеле булачак. Без, әлбәттә, җиңү телибез аларга!

Белешмә:

Кичкетаң урта мәктәбендә 83 укучы белем ала. Бу мәктәпкә Кырынды, Хор.Ключ, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга, Балтач авылларыннан балалар килеп укый.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Фотоларны карагыз: http://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/12457-kichketa%D2%A3-m%D3%99kt%D3%99be-zonada-berenche-%20-foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев