Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичкетаңда “Җир сулышы“ өченче республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды

"Кичке Таң" заказнигы урнашкан Кичкетаң авылында балалар берләшмәләренең "Җир сулышы" өченче республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Әлеге зур чарада мөхтәрәм кунаклар - республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Алсу Тарханова, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре катнаштылар. "Җир сулышы" бәйгесендә үзләрен...

"Кичке Таң" заказнигы урнашкан Кичкетаң авылында балалар берләшмәләренең "Җир сулышы" өченче республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Әлеге зур чарада мөхтәрәм кунаклар - республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Алсу Тарханова, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре катнаштылар. "Җир сулышы" бәйгесендә үзләрен сынаган Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман, Чистай районнарыннан вәкилләрне дә каршы алды Кичкетаң җирлеге. Әлеге олы чараны уздыруга Кичкетаңны сайлау юкка түгел. Нәкъ менә биредә "Җир Хартиясе" мемориаль ташы куелган. Быел Татарстанда Җир Хартиясе оешуга да 15 ел. Татарстанның Хартияне гамәлдә куллана башлаган беренче төбәк булуына да сөенергә кирәк. Шул рәвешле ел саен бездә киң колачлы экология программалары гамәлгә ашырыла.

Кунаклар "Җир Хартиясе" ташы янына агачлар утырттылар, истәлеккә фотога төштеләр. Иң яхшы эшләүче балалар берләшмәләре табигатьне саклауга багышлап эшләнгән презентация тәкъдим иттеләр. Аннан "Калдыкларның яңа тормышы" бәйгесенә җибәрелгән фотосурәтләр белән таныштылар. Иҗади, шул ук вакытта экологияне сакларга өндәүче сурәтләр, чынлап та, бик мавыктыргыч иде. Теләүчеләр үзләрен мастер-класста да сынадылар. Без бернигә яраксыз дип уйлаган әйбердән дә көндәлек тормышта файдаланырга мөмкин әйберләр ясап булганлыгына янә бер кат ышандык.

Ә менә "Җир сулышы" бәйгесенә 17 районда эшләп килүче 51 балалар берләшмәсеннән презентацияләр кабул ителгән. Балалар өлкәннәр ярдәме белән агач утырту, чишмәләрне чистарту мизгелләреннән, экологик айлык барышында уздырган чаралардан, кул эшләнмәләреннән бик кызыклы һәм файдалы презентацияләр эшләгәннәр. Җиңүчеләр арасында әгерҗелеләр дә булу аеруча сөенечле. "7 яшьтән 12 яшькә кадәр булган катнашучыларны берләштергән иң яхшы берләшмә" номинациясендә Бима Мәдәният йорты каршындагы Ольга Изибаева җитәкләгән эшләүче "Эр ужара" фольклор ансамбле җиңү яулады. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. "Кичке Таң" заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин "Маршлар паркы-2016" табигатьне саклау акциясен уздыруда активлыклары белән аерылып торган бер төркем укытучыларга Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлфия НУРИМАНОВА,

"Кичке Таң" заказнигы белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев