Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичкетаңда спорт мәйданчыклары ачылды

30 август – Әгерҗе районы Кичкетаң авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм: биредә республика программалары кысаларында төзелгән ике спорт мәйданчы берьюлы сафка басты. Аның берсе – тренажер, икенчесе – баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары.

  • Мин бу спорт мәйданчыклары ачылуын зур түземсезлек белән көттем. Быел 11 сыйныфка баруым гына бераз кызганыч. Мәктәпне тәмамлагач,  читкә китәргә туры киләчәген күздә тотып әйтүем. Ләкин кайгырмыйм: авылга кайткан саен бирегә киләчәкмен, – ди Кичкетаң мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Динар Муллануров.  Динар волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, шахмат белән шөгыльләнә. Шушы спорт төрләре буенча уңышлары да бар. Әнә, узган ел волейбол, кул көрәше буенча район күләмендә узган ярышларда Кичкетаң мәктәбе командасы беренче урыннарга лаек булган икән, монда аның да өлеше зур. Шахмат буенча шәхси беренчелек ярышларында да җиңү яулаганы бар егетнең.
  • Киләчәктә тормышымны спорт белән бәйләргә телим. Шуңа мәктәпне тәмамлагач нәкъ менә шул юнәлеш буенча укырга китәчәкмен, – ди Динар.  Җитәкчеләр белән бергә ал тасманы кисү хокукына да лаек булды спорт сөюче егет. Баскетбол кәрҗиненә беренче тупны ыргыту мөмкинлеге дә аңа һәм шулай ук спорт белән дус яшьтәше Вадик Кокорышкинга бирелде.  
  • Без бу мәйданчыкларны нәкъ менә сезнең кебек спорт дип җан атучылар өчен ачабыз. Биредә төрле яшьтәге балалар рәхәтләнеп шөгыльләнә, сәламәтлеген ныгыта алсынга барлык шартлар тудырылган. Бу мәйданчыклар авыл халкының да яратып йөри торган урыныныа әверелер дип  ышанабыз, – диде район башлыгы Валерий Макаров кичкетаңлыларны бәйрәмнәр белән тәбрикләп.   

Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, үз чиратында, республикабыз һәм район җитәкчелегенә, әлеге мәйданчыкны төзегән “МирСтрой” оешмасына тирән рәхмәт сүзләре җиткерде.       

  •  Бүген республикабызда гамәлдә булган программаларның күбесе безнең авыл җирлеген дә гамәлдә. “Чиста су” программасы буенча су белән тәэмин итү системасын яңарттык, амбулаториядә капиталь ремонт уздырылды. Үзара салым акчалары ярдәме белән бик күп юлларны ремонтладык, зиратларыбызны тәртипкә китердек. Менә шулай республика ярдәме белән  халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен ел саен бик күп эшләр башкарыла, – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.     

Тантаналы өлештән соң балалар спорт мәйданчыгы буйлап таралыштылар: кемдер таган атынды, кайсысы баскетбол уйнады, кемдер тренажерлар янына ашыкты.

  • Без бу мәйданчыкларыны күз карасы кебек саклаячакбыз. Биредә бер генә буын шөгыльләнмәс әле. Без вәгъдә бирәбез: бу мәйданчыклар тагын да югарырак уңышларга ирешүебезгә үзенчәлекле старт урыны булачак, – диделәр укучылар. Ә безгә аларга яңа спорт җиңүләре телисе генә кала.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев