Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичкетаңда – өй туе

Бүген Кичкетаң авылында республика Президенты программасы буенча полициянең участок вәкиле өчен төзелгән административ-торак комплексны тапшыру тантанасы авыл халкы өчен дә бәйрәмгә әверелде. Әлеге участокка хезмәт күрсәтүче Илназ Җиһангәрәев - эчке эшләр бүлегендә дә, авыл халкы арасында да абруй казанган участок вәкиле. Район җитәкчелеге дә аңа әлеге комплексның ачкычын тапшырганда Илназ...

Бүген Кичкетаң авылында республика Президенты программасы буенча полициянең участок вәкиле өчен төзелгән административ-торак комплексны тапшыру тантанасы авыл халкы өчен дә бәйрәмгә әверелде.
Әлеге участокка хезмәт күрсәтүче Илназ Җиһангәрәев - эчке эшләр бүлегендә дә, авыл халкы арасында да абруй казанган участок вәкиле. Район җитәкчелеге дә аңа әлеге комплексның ачкычын тапшырганда Илназ Наилевичның тынгысыз, эш өчен янып-көеп йөрүен билгеләп үтте.
Өй туе белән котларга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан Зөлфәт Гәрәфиев та килгән иде. Участок вәкиленең эш урыны да, гаиләсе белән яшәү өчен өе дә бер түбә астында булуы бик уңайлы. Кунаклар әлеге бина белән танышып чыккач, аның яхшы сыйфатлы итеп төзелүен билгеләп үттеләр һәм участок вәкиленә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев