Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичкетаңнан Хаҗәр әби Галиевага – 90 яшь

Бүген район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев әлеге авылның хөрмәтле тыл ветераны Хаҗәр әби Галиеваны 90 яшьлек олы юбилее белән котладылар.

Тумышы белән Салагыш авылы кызы ул. Бирегә килен булып төшкәненә дә 55 ел вакыт узган инде. Нәкъ шуның кадәр вакыт җәмәгате Хавиз белән бик тату гомер кичергәннәр. Моннан ике ай гына элек Хавиз бабай мәңгелеккә күчкән.

  • Аңа да сентябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Юбилейларны бергә каршы алырбыз дип уйлаган идек, без дигәнчә генә түгел шул, – дип уфтана Хаҗәр әби.

Гомер буе колхозда эшләгән ул.

  • Ат җигеп эшләү дисеңме, трактордамы – авыр эшләрнең берсе дә калмады инде, – дип сөйли.

Хавиз абый авылның балта остасы була.

  • Авылда аның кулы кермәгән йортлар аз, – ди карчыгы, горурланып. Тырыш гаиләдә алты бала тәгәрәшеп үсә. Алар барысы да исән-сау, илебезнең төрле шәһәрләренә сибелеп яшиләр. Әниләрен онытмыйлар, гел шалтыратып торалар.
  • Әни үзе дә шалтырата аларга кәрәзле телефоннан, – ди шушы авылда төпләнеп яшәүче кызы Альбира. Бүген әнисен хөрмәтләп тәрбияләү – аның карамагында.
  •   Әни янына көненә биш-алты тапкыр килеп китәм. Төннәрен кунарга киләм. Авылның бер башынна икенче башына йөрү өчен махсус скутер сатып алдым, – ди Альбира апа.

Хаҗәр әби инде өч елга якын йөри алмый. Утырган йә яткан көенчә укый, телевизор карый. Көннәр җылыткач кызы аны коляскага утыртып урамга да алып чыга.

  • Әле ярый, хөкүмәт коляска бирде, – дип шөкер итә. Сәламәтлеге нык кына какшаган булса да, бүгенге тормышыннан канәгать ул.
  • Кызым сабыйны карагандай тәрбияли. Өем якты, җылы рәхәт, ашарга ризыгым бар, – дип сөенә. Котларга килгән җитәкчеләрне дә изге теләкләр теләп, догалар укып озатып калды Кичкетаңның тыл ветераны.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев