Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кичкетаңның иң бәхетле өлкән пары

    90, 95 яшьлек олуг юбилейларын күбрәк ак яулыклы әбиләребезгә каршы алу насыйп булса да, алар арасында шушы олы яшькә җитүче бабайларыбыз булу - үзе олы бәхет. Кичкетаңда яшәүче Гариф ага ХАФИЗОВ та 90 яшен пар канаты Динәсе белән бергә каршы алуына сөенә. - 62 ел бергә гомер кичерәбез карчыгым белән....

    90, 95 яшьлек олуг юбилейларын күбрәк ак яулыклы әбиләребезгә каршы алу насыйп булса да, алар арасында шушы олы яшькә җитүче бабайларыбыз булу - үзе олы бәхет. Кичкетаңда яшәүче Гариф ага ХАФИЗОВ та 90 яшен пар канаты Динәсе белән бергә каршы алуына сөенә.

    - 62 ел бергә гомер кичерәбез карчыгым белән. Бер-беребезне гомер буе ихтирам итеп яшәдек. Беркайчан авыр сүз әйтешкәнебез булмады. Ир-ат хатын-кызга хөрмәт белән карарга тиеш, - ди Гариф ага.

    Олы кунаклар - район башлыгы Валерий Макаров, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевны да күтәренке кәеф белән каршы алды ул. Җитәкчеләр бүләкләр, Рәсәй Президенты Путинның котлау открыткасын тапшыргач, андагы тәбрикләү сүзләрен кычкырып укып та күрсәтте.

    - "Сез - сугыш елларында зур батырлыклар күрсәткән буын. Дәһшәтле еллардан соң илне торгызуга күп көч куйдыгыз" дигән сүзләре күңелемә бигрәк тә хуш килде, - ди Гариф ага.

    Сугышның эчендә кайнамаса да, 1944 елга кадәр авылда иң авыр эшләр башкарырга, ә армиягә алынгач Харьковтан Сахалинга кадәр барырга туры килә аңа. Ә армиядән кайткач авылдашы - Балтач кызы Динә белән тормыш корып җибәрәләр. Көтеп алган бердәнбер кызлары Дилүсә дөньяга килә.

    1954 елга кадәр комбайнда эшли Гариф абый. Корыч атны ремонтлаганда тимер кереп бер күзе сукырая. Аннан соң ат белән эшләргә, колхоз кортлыгын карарга туры килә.

    - Кайда гына эшләсә дә, сынатмады ул. Икебезнең дә хезмәт стажыбыз 57 елга тулды, - ди Динә апа.

    - Әткәйнең холкы бик тыныч. Җитәкчеләр, хезмәттәшләре белән һәрвакыт уртак тел таба белде. Үзенә тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп, төгәл итеп башкарды, - ди Дилүсә апа.

    Кызлары белән кияүләре Дилфәр Балтачтан Кичкетаңга күченгәч, Гариф абый белән Динә апа да балалары янына күченеп киләләр.

    - Өебезне сүтмичә тарттырып алып килдек. Балтачыбызны бик сагынсак та, ярый әле, күченгәнбез дип сөенәбез. Күршедә генә яшәүче кызыбыз - картлык көндә олы терәгебез. Кызганыч, кияү генә 60 яшен дә тутырмыйча вафат булды, - ди Динә апа.

    Нишлисең, язмыш якыннарны югалту хәсрәте белән дә сыный шул адәм баласын. Ә менә сезгә оныкларыгызны сөеп, бергә-бергә куанып яшәргә язсын. Ак чәчәкле гомер көзендә парлашып яшәү - олы шатлык, бәхет бит ул.

    Миләүшә Ягъфәрова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: