Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Киләчәк – гаилә фермалары кулында

"Якын киләчәктә һәр авыл җирлегендә дә кимендә бер гаилә фермасы булырга тиеш", - дигән сүзләргә басым ясады район башлыгы Фәрит Габбасов дүшәмбе көнне Салагышта авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә. Киңәшмәгә һәр җирлектән гаилә фермасын төзергә теләкләре булган авыл кешеләре дә чакырылган иде. Аларга Азевода Исмәгыйлевлар, Салагышта Сәхиповлар һәм Мөхәммәдиевларның...

"Якын киләчәктә һәр авыл җирлегендә дә кимендә бер гаилә фермасы булырга тиеш", - дигән сүзләргә басым ясады район башлыгы Фәрит Габбасов дүшәмбе көнне Салагышта авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә.
Киңәшмәгә һәр җирлектән гаилә фермасын төзергә теләкләре булган авыл кешеләре дә чакырылган иде. Аларга Азевода Исмәгыйлевлар, Салагышта Сәхиповлар һәм Мөхәммәдиевларның гаилә фермалары эше белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.
Исмәгыйлевлар
Азеводагы эшмәкәр Рамил Исмәгыйлевның тырышлыгына, алдан күрә белүчәнлегенә шаккатырсың: сау-сәламәт булган күпләр эшсез интеккәндә, инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүче Рамил эшчәнлекнең яңадан-яңа төрләрен уйлап табып кына тора. 135 гектарда җир эшкәртүе, пилорама эшен киң җәелдерүе өстенә, авылның элеккеге ремонт остаханәсен менә дигән итеп төзекләндереп, күптән түгел шунда гаилә фермасын ачып җибәргән ул. Төзекләндерү эшләренең бер өлеше беткәч, хөкүмәттән 250 мең сум субсидия алган. Шушы көннәрдә тагын 250 сум субсидия биреләчәк, дигән сөенечеле хәбәр дә бар. Шул бинага Удмуртия, Татарстан, Башкортостаннан 33 үгез, 5 тана алып кайтып куйганнар. Шушы ук бинаның аерым "бүлмә"ләрендә 14 сарыгы утлап йөри, янәшәдәге бинада 4 аты да бар. "Эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Печәнен, саламын кертеп бирәләр, су краннан агып тора. Малларга ашау пешерү өчен аерым бүлмә бар. Солы, арпаны шунда пешерәбез. Эшләп арыгач, ял бүлмәсенә кереп хәл алырга була", - ди мал караучы Ольга Колбина. Терлекчелектә өч кеше сменалап эшли. Ә гомумән, авылның 16 кешесен эшле иткән Исмәгыйлевлар гаиләсе. Аларга бушлай ашлык бирү мөмкинлеген дә тапкан хуҗа. "Хезмәтенә күрә хөрмәте дә булырга тиеш. Һәркайсының шәхси хуҗалыгы бар бит. Ул терлекләрне тук тоту турында да без кайгыртырга бурычлы", - дип фикер йөртә Рамил. Ә фермасындагы терлекләрне тук кышлатуны җәйдән үк хәстәрләгәннәр: үз җирләреннән 280 тонна ашлык җыеп алганнар. 280 рулон печән, 500 рулон саламны ферма ишегалдына ук өеп куйганнар, ә менә ашлыкны үзләре төзекләндергән аркасыман складка урнаштырганнар. Эш башлаганда нибары бер тракторы булса, бүгенге көндә техника саны да дистәгә якын: 4 тракторы, 2 КамАЗы, 1 комбайны бар. Район хакимияте һәм авыл хуҗалыгы идарәсенә печән кысу җайланмасы алырга ярдәм иткән өчен зур рәхмәтле ул. Киләсе елдан чәчү җирләрен тагын 50 гектарга арттырырга планлаштыралар Исмәгыйлевлар, димәк, яңа чәчкеч тә кирәк булыр, дип фикер йөртә хуҗа. Сарыклар санын да 40ка җиткерергә уйлыйлар. Киләчәктә Корбан бәйрәмендә сарык эзләп читкә йөрергә туры килмәс, иншаллаһ. Умартачылык белән шөгыльләнергә дә нияте бар Рамилнең. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге күпләргә үрнәк булып торганлыктан, бу хыялларын тормышка ашырачагына да бернинди шик юк.
Сәхиповлар
Үз эшләрен ишегалларында пилорама ачудан башлап җибәргән Дамир, Илнур һәм аларның әтиләре Илшат Сәхиповларның да эшенә югары бәя бирде район башлыгы. "Биредәге тәртип теләсә кайсы хуҗалыкка үрнәк итеп куярлык", - диде Фәрит Гарифович, күргәннәрдән канәгать калып. Чыннан да, елына 3 мең квадрат метр урман, 700 гектар мәйданда пай җирләрен эшкәртү, үз тегермәннәрендә 300 тоннадан артык он җитештерү, шушы ук күләмдә катнаш азык әзерләү, шәхси пекарняларында 320 мең икмәк пешереп, тирә-яктагы 23 кибеткә тарату өчен, көнне төнгә ялгап эшләргә кирәклеге көн кебек ачык. Хөкүмәт тарафыннан игълан ителүче "Лизинг-грант" программасында да актив катнаша бу гаилә. Әнә, пекарня, катнаш азык хәзерләү җиһазларын, ике тракторны нәкъ менә әлеге программа буенча алганнар. Быел 500 баш каз да суеп сатканнар. "Чаллы ярминкәләрендә аеруча күп саттык казларны. Килосын 250 сумнан бик тиз алып бетерделәр", - ди Илнур.
Хәзер менә гаилә фермасы оештырганнар. Салагыштагы элеккеге ферма бинасын ремонтлап, гаилә фермасы буларак теркәлгәннәр һәм Башкортостаннан, Самара өлкәсеннән, Сарсак-Омгадан 150 баш терлек алып кайтканнар. Шуларның 60ы - тана бозау, ә калганнары - ит юнәлешендәге үгезләр. "Җәен тана бозауларны каплатырга уйлыйбыз. Максатыбыз - аларны сыер итү. Югыйсә, сөт юнәлешендәге сыерларны эзләп читкә йөрү бик чыгымлы", - ди Илшат әфәнде. Район җитәкчелеге, хөкүмәт ярдәме белән киләчәктә дә башлаган юнәлешләрдә эшне дәвам итәргә, пай җирләренең мәйданнарын 1 мең гектарга кадәр җиткерергә ниятли Сәхиповлар. "Авылны нәкъ менә сезнең кебек эшмәкәрләр яшәтә бүген. Тәвәккәл, тырыш, максатчан булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!" - диде аларның эшенә югары бәя биреп Фәрит Габбасов.
Мөхәммәдиевлар
Салагышта гомер кичерүче бертуган Марат һәм Мансур Мөхәммәдиевлар турында да шушы ук сүзләрне әйтергә була. Кырларыннан яшәү көче алучы җир улы Маратның пай җирләре генә дә 300 гектардан артып киткән бүген. Җирне эшкәртү өчен бар төр техникалары да бар аларның. Район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән печән кысу җайланмасын да алганнар. Пилорама эшен дә җайга салганнар. Тик кендекләре туган җиргә береккән җир уллары бер урында гына тора торганнардан түгел: әнә, быел язын 700 мең сум кредит алып, пилорама янында 100 баш терлеккә исәпләнгән ферма бинасы төзи башлаганнар. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге фермада да булдылар. "Үз көченә ышанганнар гына мондый зур эшкә алына. Без биредә заманча ферма бинасының үрнәген күрәбез. Хәтта тәрәзәләре дә пластиктан куелган. Бу бина көзгә әзер булсын өчен, без дә кулдан килгәнчә Мөхәммәдиевларга булышачакбыз", - диде Фәрит Гарифович. Үз ишегаллары территорияләрендәге абзарларда 45 баш мөгезле эре терлекләре бар инде Мөхәммәдиевларның. Моңа тагын 100 баш терлек өстәлсә, тулы бер ферма булачак бит! Тагын ничә кешене эшле дә итәчәк әле бу гаилә! Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын берүк мондый тырыш авыл улларын!
Гаилә фермаларына юл ачык
Аннан киңәшмә Салагыш авылы Мәдәният йортында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинның чыгышы район авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2011 елда ирешелгәннәрне һәм 2012 елга эшләрне күзалларга мөмкинлек бирде. "Авылларның киләчәге - гаилә фермалары кулында. Безнең районда 17 гаилә фермасы теркәлде: шуларның 6сы - сөт, 5се ит җитештерү, 3се кортчылык юнәлешендә эшли, 2 сарык, 1 каз фермасы бар. Быел гаилә фермаларының санын 35кә җиткерү бурычы тора. Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар бүген. Быелдан "Эш башлаучы фермер" һәм "Россиянең яшь фермеры" программалары эшли башлады (әлеге программаларга газетабызның алдагы саннарында әйләнеп кайтырбыз әле - авт.). Бу программалар яңа төр грант алуга юл ача. Моннан тыш, быел да авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче җиһазлар, машина һәм тракторлар алу буенча бәйгеләрдә катнашып грант отарга була. Аларда катнашу буенча заявкалар рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтергә һәрчак әзер без.
Бүгенге көндә Тугызбуй зонасында бер генә гаилә фермасының да булмавы борчу тудыра. Бу төбәктә дә кичекмәстән гаилә фермалары булдыруны заман таләп итә бездән. Әлеге авылларның активы белән очрашып, шушы проблеманы уртага салып сөйләшергә ниятлибез", - диде Дилүс Гатауллин.
Үз җирләрен алып эшкәртергә теләүчеләргә дә юл ачык. Агрофирма җир участокларын массивлары белән дә бирергә әзер. Бары тик әлеге җирләр эшкәртелергә тиеш.
"Шәхси хуҗалыкларны үстерүдә ташламалы кредитның да ярдәме зур бүген. 2011 елда халык 66 миллион сумнан артыграк 334 ташламалы кредит алды. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр артык", - диде Дилүс Гаскәрович.
Менә шулай, хөкүмәт тә, район җитәкчелеге дә шәхси хуҗалыкларны үстерүне беренче планга куя бүген. Ә мондый киңәшмәнең алдагысы Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә уздырылачак. Анысында Ямалиевлар һәм Хикмәтуллиннарның гаилә фермалары белән якыннан танышачакбыз.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев