Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Киләчәктә Әгерҗе бакчаларында татар төркемнәре артачак

    Узган ел Тирсәдәге "Миләүшә" һәм Ижаудагы 107нче "Энҗе" татар балалар бакчасы үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннәр иде. Хәзер бу балалар бакчалары хезмәткәрләре тыгыз элемтәдә эшлиләр, бер-берсенең эш тәҗрибәсен өйрәнәләр. Ут күршеләребез "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре шартларында үстерелешле тел мохите булдыру" дигән район семинарына Тирсә балалар бакчасына килделәр. Районыбызның һәр...

    Узган ел Тирсәдәге "Миләүшә" һәм Ижаудагы 107нче "Энҗе" татар балалар бакчасы үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннәр иде. Хәзер бу балалар бакчалары хезмәткәрләре тыгыз элемтәдә эшлиләр, бер-берсенең эш тәҗрибәсен өйрәнәләр.

    Ут күршеләребез "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре шартларында үстерелешле тел мохите булдыру" дигән район семинарына Тирсә балалар бакчасына килделәр. Районыбызның һәр бакчасыннан да тәрбиячеләр катнашты анда.

    "Миләүшә"дә дүрт төркемдә 77 бала тәрбияләнә. Узган ел "Иң яхшы билингваль бакча" республика бәйгесендә җиңеп, алар бер миллион сумлык грант отканнар иде. Бу акчага бакчаның матди-техник ягын шактый яңартканнар. Кунаклар сабыйлар белән шөгыльләнү өчен күрсәтмә әсбапларның, уенчыкларның күп булуына соклануларын белдерделәр. Төрле милләт курчакларының түрдә урын алулары гына да биредә һәр милләт баласына хөрмәт белән караулары турында сөйли.

    - Бездә татар, рус, удмурт, мари, мордва, чуваш милләтеннән сабыйлар тәрбияләнсә дә, аларның һәрберсен татарчага өйрәтүне максат итеп куйдык һәм моңа ирешәбез дә, - ди мөдир Гөлназ Ягъфәрова.

    Әнә, кунакларны да һәр милләтнең милли ризыгы белән каршы алдылар нәниләр. Рус, мари, удмурт балалары да, туган телләреннән тыш, татарча да сөйләшүләрен әйтеп сөендерделәр. "Шалкан" әкиятен сәхнәләштергәндә дә рольләрне шулкадәр оста башкарулары сокландырды. Ә менә "Халкыбызның моңлы җәүһәрләре" дигән занятиедә уен кораллары белән танышып кына калмадылар, кәгазьдән гармун ясадылар, аларны кунакларга бүләк иттеләр. Авылдаш баянчы абыйлары Марат Муллахмәтовның гармунда уйнавын тын да алмый тыңладылар.

    - Балаларны татар теленә өйрәткәндә нинди үзенчәлекле алым кулланыйк икән дип баш ватабыз. Ә алым чагыштырмача төрле булган саен телне өйрәтү дә җиңелрәк. Кызыклы әйбер бала күңелендә тизрәк истә кала. Мәсәлән, бәйләнешле сөйләмгә өйрәткәндә дисклардан әкиятләр, шигырь-җырлар тыңларга була. Төрле методик кулланмалар да эшебездә бик ярдәм итә. Әлбәттә, балаларга бакчада гына татар телендә сөйләшү җитми, өйдә әти-әниләр белән дә аралашырга кирәк, - ди Тирсә бакчасының татар теле белгече Гөлсинә Шәйхиева.

    Бакча коллективы Идел буе халыкларының бер гаилә кебек дус, тату яшәүләрен рус, чуваш, мордва, башкорт, мари, удмурт, татар милләтләренең җыр-биюләре, уеннары аша бик мавыктыргыч итеп күрсәттеләр.

    - Нинди генә милләттән булсак та, без бердәм, дус һәм тату яшибез, әти-әниләр белән уртак тел табып эшлибез,- диделәр тәриячеләр.

    ТУГАН ТЕЛНЕ ФОЛЬКЛОР АША

    Ә менә ут күршеләребез чит мохиттә тәрбияләнүче балаларны татар теленә фольклор аша өйрәтү уңышлы дип саныйлар.

    - Аулак өй, Орчык, Кич утыру, Сөмбелә, Нардуган, Карга боткасы, Сабантуй бәйрәмнәрен балалар һәм аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын чакырып бергәләп уздырабыз. Быел, мәсәлән, Исем кушу бәйрәменә мулла чакырып, әлеге бәйрәмне үткәрү йоласы, бала тугач та бәби ашы уздыру, исем кушу, аны мунчада юындыру йолалары белән таныштырдык, балаларга бишек җырлары өйрәттек, - дип сөйли татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова.

    Кунаклар үз бакчаларында музейлары булу белән дә горурланалар.

    - Музейдагы борынгы экспонатлар арасында туку станогы да бар. Балалар анда эшли дә беләләр. Нәниләребез бакча кунакларын экспонатлар белән дә үзләре таныштыралар, - ди "Энҗе" бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова.

    ӘГЕРҖЕДӘ ТАТАР ТӨРКЕМЕ ЭШЛИ

    Әнә шулай, Удмуртия башкаласында балаларны туган телебездә аралашырга, гореф-гадәтләребегә өйрәтүче татар бакчасы булу - зур горурлык ул. Әмма шул ук вакытта татар иленең бер төбәге булган Әгерҗедә бер генә татар бакчасы булмау борчуга сала.

    - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бакчаларда татар төркемнәре булдырырга кирәк дигән бурыч куйды. Безнең дә 7нче балалар бакчасында татар төркеме эшли. Киләчәктә татар төркемнәрен арттырып, сабыйларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куябыз, - ди район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: