Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Киләсе елда безне нәрсә көтә?

Артмый Яңа елга да нибары ике ай гына калып бара. Гади халык яңа елны соңгы вакытларда гел пошаманга калып каршы ала. Чөнки елның-елында 1 январьдан электр энергиясенә һәм газга бәяләр арту сәбәпле, азык-төлеккә һәм башка бик күп товарларга хаклар югары күтәрелә. Әмма 2012 елның 1 январенда мондый арту булмаячак дип...

Артмый
Яңа елга да нибары ике ай гына калып бара. Гади халык яңа елны соңгы вакытларда гел пошаманга калып каршы ала. Чөнки елның-елында 1 январьдан электр энергиясенә һәм газга бәяләр арту сәбәпле, азык-төлеккә һәм башка бик күп товарларга хаклар югары күтәрелә. Әмма 2012 елның 1 январенда мондый арту булмаячак дип ышандыра Россия Хөкүмәте. Утка һәм газга бәяләр ел уртасында, ягъни 1 июльдән күтәреләчәк икән. Премьер-министр Владимир Путин моны кешегә яңа елга тынычлап аяк басу өчен эшләнә дип аңлатты.
Арта
Беренчедән, 2012 елда пенсияләрне ике кабат арттырмакчылар: 1 февральдән - 7 һәм 1 апрельдән 2,4 процентка. Киләсе елның 1 апреленнән инвалидларның, туендыручысын югалтучыларның, шулай ук социаль пенсия алучыларның да пенсияләре артачак икән.
Киләсе елда Ана капиталы да арта. Бүген ул 365 мең сум булса, 2012 елда 387 мең сум булыр дип көтелә. Бала тугач бирелә торган пособие 12 мең 400 сумга җитәчәк.
Яңа елдан хәрбиләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең дә акчалары ике тапкыр артачак. 1 январьдан хәрби пенсияләр 1,5 мәртәбәгә күтәрелә.
2012 елдан авыллардагы медицина учреждениеләрендә эшләүчеләргә торак һәм коммуналь чыгымнар өчен аена якынча 1200 сум компенсация түләү каралган. 2004 елга кадәр авылларда эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, фармацевтлар төрле ташламалардан файдаланды. Торак һәм коммуналь хезмәт өчен дә бар иде ул. 2005 елда исә илдә ташламаларны акчалаштыруга каршы көрәш башлангач, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләргә каралган ташламалар да юкка чыкты. Владимир Путин хәзер ташламаларны компенсацияләргә кирәклеген күтәреп чыкты. Нәтиҗәдә Россия Хөкүмәте авылдагы медицина хезмәткәрләренә акчалата компенсация түләүгә кагылышлы яңа проект әзерли. Ә ул шуннан гыйбарәт: 2005 елның 1 январеннан эшләүче медикларга шул вакыт өчен акчалата компенсация түләнәчәк. Хөкүмәт карары чыкса, ул һәр медикка саллы гына сумма, ягъни якынча 63 мең сум булыр, диләр. Ә азрак вакыт эшләгәннәргә кимрәк булачак.
Моннан тыш, Путин ике ел эчендә медицина хезмәткәрләренең акчасы 30-35 процентка артачак, дип тә белдерде.
Яңа елдан менә шундый артулар көтә безне, җәмәгать. Әллә нинди зур акчалар турында сүз бармаса да, иш янына куш булыр әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев