Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Киләсе елда әгерҗелеләр 27 көн ял итәчәк

Россия Хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре турындагы проектын хуплаган. Хөкүмәт карары нигезендә, Яңа елда россиялеләр бер атнадан артык, февраль, май, июнь һәи ноябрь айларында өч-дүрт көнләп ял итәчәк. Бәйрәмнәрнең кайберләре генә ял көннәренә туры килә. Әйтик, якшәмбегә туры килгән 1 гыйнвар өчен халык 24 февраль җомга...

Россия Хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре турындагы проектын хуплаган.

 

Хөкүмәт карары нигезендә, Яңа елда россиялеләр бер атнадан артык, февраль, май, июнь һәи ноябрь айларында өч-дүрт көнләп ял итәчәк. Бәйрәмнәрнең кайберләре генә ял көннәренә туры килә. Әйтик, якшәмбегә туры килгән 1 гыйнвар өчен халык 24 февраль җомга көнне ял итәчәк. Шимбәгә туры килгән 7 гыйнвар өчен россиялеләр 8 май дүшәмбесендә эшкә бармый кала.

2017 елда россиялеләр 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр, 23-26 февраль, 8 март, 29 апрельдән 1 майга кадәр, 6-9 май, 10-12 июнь, 4-6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

 

татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев