Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Киләсе яртыеллыкка “ТАТМЕДИА”ның өч басмасына язылып, телевизор отарга була

Татарстан районнарында бүләк уйнату нәтиҗәләреннән тыш, бер төп җиңүче – газета-журналларга язылу бәясе иң зур суммада булган абунәче билгеләнә.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгытенең кимендә өч басмасына язылып, телевизор, цифрлы фотоаппарат, йон одеял кебек кыйммәтле бүләк отарга була. Аның өчен язылу квитанцияләре күчерелмәсен оештыручы адресына гына юлларга кирәк. Бу хакта "ТАТМЕДИА" җәмгыяте рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның һәр районында бүләк уйнату нәтиҗәләреннән тыш, төп җиңүче – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларына язылу бәясе иң зур суммада булган абунәче билгеләнә.

Беренче эш итеп, акциядә катнашкан басмаларга күз салырга кирәк. Аннан 2019 елның беренче яртыеллыгына, ягъни алты айга, кимендә өч газета-журналга языласың. Язылу квитанцияләре күчерелмәсен 420066, Казан, Декабристлар урамындагы 2нче йорт адресына, “Акция” дип язып, яисә podpiska@tatmedia.ru электрон почта аша юлларга кирәк. Үзеңнең телефон номерыңны да күрсәтү мөһим.

Акция 2018 елның 20 октябреннән 2019 елның 20 мартына кадәр дәвам итәчәк. Бүләк уйнату 2019 елның 15 февраленә планлаштырылган.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 222 09 84 (өстәмә1261). 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев