Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кимчелекләрне бетерү мөһим

Районда санитар чистарту икеайлыгына яхшы старт бирелде, дисәк, күпләр килешерләр, мөгаен. Без моның шулай икәнлегенә административ комиссия белән берлектә шәһәр урамнары буйлап рейд үткәргәндә дә инандык. Шәһәр халкының күбесе өмәләрдә актив катнашты. Ләкин проблемалар да бар әле. Административ комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин әгерҗелеләрнең туган шәһәребез чисталыгына битараф булмавына сөенүен...

Районда санитар чистарту икеайлыгына яхшы старт бирелде, дисәк, күпләр килешерләр, мөгаен. Без моның шулай икәнлегенә административ комиссия белән берлектә шәһәр урамнары буйлап рейд үткәргәндә дә инандык. Шәһәр халкының күбесе өмәләрдә актив катнашты. Ләкин проблемалар да бар әле.
Административ комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин әгерҗелеләрнең туган шәһәребез чисталыгына битараф булмавына сөенүен белдерде: "Хәзер халык үз урамнарындагы чүпнең вакытында алып кителмәвенә дә борчылып шалтырата. Әле менә Чапаев урамында электриклар чыбыкларга комачаулаучы агач ботакларын кискәннәр дә, алып китүче юк дип шалтыраттылар", - ди ул. Без дә әлеге урамга киттек. Һәр йорт каршында чисталык, тәртип булуын күреп сөендек. Капка төпләрендә яшел үлән калкып килә. Тәрәз каршындагы бакчаларда беренче чәчәкләр борын төрткән. Әмма агач ботакларыннан юл буйларында барлыкка килгән өемнәр тирә-юньне ямьсезләп тора. Бу сорауга җавап эзләп, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Ваһаповка шалтыраттык. "Без чүп чыгару буенча "Водоканалсервис" белән килешү төзедек. Бу көннәрдә һәркайда өмәләр узу сәбәпле, алар өлгерә алмыйлар. Чапаев урамындагы агач ботакларын да якын көннәрдә алып китәчәкләр. 9 Май бәйрәменә шәһәребездә тәртип булыр", - дип ышандырды ул.
Комиссиягә икенче борчулы шалтырату олы базар каршында ачылган "Настоящие смешные цены" дигән кибет артындагы чүплек турында иде. Кибеткә керү юлында тәртип, чисталык. Ә менә кибет артында йөрерлек түгел. Төзелеш калдыкларынан торган чүп өемнәре Әгерҗегә керүгә үк күренеп тора. Кибет хуҗаларына кисәтү ясау белән боз урынынан кузгалды. Чүп өемнәре тирәсендә эшчеләр күренә башлады.
Элегрәк елларны гадәттә "кирпичка" микрорайоны санитар чисталык буенча гел артта сөйрәлә иде. Быел хәлләр ничек икән? Сөбханалла, "кирпичка" халкы өмәләрдә актив катнашкандыр, мөгаен. Төзү материаллары заводының эшли башлавы да тәэсир итми калмагандыр бу микрорайонда бераз тәртип, чисталык урнашуга. Тик менә йортлар арасында зур гына чүп өеме булуы тирә-юньне ямьсезләп тора. "Водоканалсервис" Май бәйрәмнәренә кадәр бу өемне дә алып китәр дигән өметтә калабыз.
Урамнар буенча йөргәндә А.Шамшурин чүп контейнерлары мәйданчыклары тирәсендә чагыштырмача тәртип урнашуга шатланып куйды. Моңа кадәр еш кына бу мәйданчыклар тирәсенә якын килеп булмый, җил чүп-чарны еракларга очырып алып китә иде. "Чүп түгүче оешмага 30 мең сум штраф салу турында карар кабул иткәч, бераз тәртип урнаштырганнар", - диде Александр Васильевич.
Бу рейдка без комиссиянең чираттагы утырышыннан соң чыктык. Ә утырышта сүз "Эссен" сәүдә үзәге территориясендәге тәртипсезлек турында барды. Бу үзәк җитәкчелеге кибетнең әйләнә-тирәсен төзекләндерү планын төзеп алып килгән иде. Бик тиздән "пятачок"та тәртип, матурлык, чисталык урнашыр дигән өмет зур.
Рейдка йомгак ясап, икеайлыкның беренче өлешендә начар эшләмәдек, май аенда да кимчелекләрне бетерү өстендә актив эшләргә кирәк дип мөрәҗәгать итәбез. Ә чисталык урнаштырган җирдә аны саклау - һәрберебезнең намус эше.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев