Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Киңәш иткән – кимсенмәс

    "Авылларның киләчәге - гаилә фермалары кулында" дип еш әйтсәк тә, бу эшкә бары бик тырышлар, тәвәккәлләр генә алынуы беркемгә дә сер түгел. Яңа Бәзәкәдә гомер кичерүче Раушан һәм Зәнфирә ХИКМӘТУЛЛИННАР - нәкъ менә шундыйлар. Раушан Әсән авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетын тәмамлаган. Тракторчы, ферма мөдире, бригадир булып эшләгән ир-егет каршына...

    "Авылларның киләчәге - гаилә фермалары кулында" дип еш әйтсәк тә, бу эшкә бары бик тырышлар, тәвәккәлләр генә алынуы беркемгә дә сер түгел. Яңа Бәзәкәдә гомер кичерүче Раушан һәм Зәнфирә ХИКМӘТУЛЛИННАР - нәкъ менә шундыйлар.
    Раушан Әсән авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетын тәмамлаган. Тракторчы, ферма мөдире, бригадир булып эшләгән ир-егет каршына колхозлар таралгач, "алга таба ничек яшәргә?" дигән сорау килеп баса. "Бакыр заводында туып-үскән тормыш иптәшем Зәнфирәнең әтисе Шамилнең фермерлык өлкәсендә бай тәҗрибәсе бар иде. Бабай шушы эш белән шөгыльләнеп карарга тәкъдим ясагач, тәвәккәлләп карарга булдык. Эшне башлап җибәргәндә аның киңәшләре бик нык ярдәм итте", - ди Раушан.
    Шулай итеп, фермерлык эшен 2001 елда 20 гектар мәйданда пай җирләрен алудан башлый бу гаилә. Аннан 20 гектар арендага алынган җирләр дә өстәлә. Акрынлап җир эшкәртү өчен кирәкле авыл хуҗалыгы техникасын да сатып алалар. "Үзебезнең печән чабу һәм кысу җайланмасы булмавы гына эшебезгә бераз аяк чала", - диләр. Быел бөртеклеләрнең гектарыннан 25 центнер уңыш җыйганнар, печән дә уңган. Артык ашлыкны, печәнне сатып бераз акча да эшләгәннәр. Тик бу - сезонлы гына керем шул. Шуны күз уңында тотып, узган елның маенда 24 башка исәпләнгән ферма төзи башлый Хикмәтуллиннар гаиләсе. Ноябрь аена төзеп тә бетерәләр. Бүгенге көнгә абзарларында 20 баш терлекләре бар, үгезләрен сатып киләчәктә мал санын тагын да арттырмакчылар. "Сөтне Яңавыл эшмәкәре Рафис Муллахмәтовка тапшырабыз. Җәен 8 сум белән җыйган иде, хәзер 1 сумга арттырды. Кышкы чорга тагын 1 сум булса да өстәр дип өметләнәбез ", - диләр. Ит сату белән дә проблемалары юк, инде күптәннән үз сатып алучылары бар. Тырыш хезмәт белән тапкан акчаларының зур гына өлеше ферма төзелеше өчен алган кредитларын каплауга китә. "Әле ярый, 500 мең сумы субсидия буларак Хөкүмәттән кире кайтарылды", - дип сөенәләр. Ә менә кредит түләгәннән соң бераз калган запас "мая"га бакча артларына ашлык склады төзегәннәр, тегермән алып куйганнар. Техника куяр өчен лапас төзи башлаганнар. Күптән түгел фермаларына да су керткәннәр, якын арада малларга автомат су эчергеч куймакчылар.
    Торак шартларын яхшыртуны да хәстәрли яшь гаилә. Ишегалларына менә дигән мунча, йортларына заманча итеп янкорма төзеп куйганнар. Иске йортларын сүтеп, аның урынына гараж салмакчылар. Яшь кенә булсалар да, Хикмәтуллинннарга һәр эшне киңәшләшеп, күмәкләшеп башкару сыйфаты хас. Бу яктан алар һәр эштә ярдәм итәргә ашкынып торучы әти-әниләренә, Раушанның энесе Ленар, Зәнфирәнең апасы Зөлфия гаиләләренә, туганнарына, дус-ишләренә чиксез рәхмәтле. "Язгы чәчү, печән, урып-җыю кебек "кызу" чорларда авылдашыбыз Рәмзил Вәлиев ярдәмгә килә. Бу тырыш ир-егеткә ашлыклата да, акчалата да түлибез", - ди Раушан. "Ә менә малларыбыз авырып китсә, Әгерҗедәге хөрмәтле мал табибы Әнвәр абый Мәхмүтовка мөрәҗәгать итәбез. Юл ераклыгына да карамыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга", - диләр аңа олы рәхмәтләрен җиткереп.
    Тырыш гаиләдә балалар да кечкенәдән кул арасына кереп үсә. 2 сыйныфтагы Эльмира йорт эшләрендә әнисенең уң кулы булса, 5 сыйныфта укучы Илназлары - әтисенең олы ярдәмчесе. Әнә, быел җәй көне әтисе белән көтү дә көткән, яшелчә бакчасын тәртиптә тоту да аңа йөкләнгән булган. "Улыбыз киләчәктә ярдәмчебез генә түгел, гаилә фермасын дәвам итүчебез дә булыр дип өметләнәбез", - ди Зәнфирә. Менә шулай, киләчәкне бүгеннән үк хәстәрләп көн күрүләре Хикмәтуллиннарның.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: