Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Кирпичка“да – бәйрәм

Безнең кирпичка микрорайоны онытылган төбәк иде дисәм дә инкарь итүче булмас. Дөрес, безгә урамнарыбызны, ишегалларыбызны төзекләндерү турында бик еш вәгъдә бирәләр һәм ... оныталар иде. Ниһаять, быел безнең урамга да бәйрәм килде. Заводская урамының начар хәлдә булуы - иң авырткан урын иде. Хәзер кирпеч заводының капка төбенә кадәр асфальт килеп...

Безнең кирпичка микрорайоны онытылган төбәк иде дисәм дә инкарь итүче булмас. Дөрес, безгә урамнарыбызны, ишегалларыбызны төзекләндерү турында бик еш вәгъдә бирәләр һәм ... оныталар иде.


Ниһаять, быел безнең урамга да бәйрәм килде. Заводская урамының начар хәлдә булуы - иң авырткан
урын иде. Хәзер кирпеч заводының капка төбенә кадәр асфальт килеп җитте. Шулай ук ике катлы йортлар ишегалларындагы юллар, тротуарлар да яңартылды, полисадникларны төзекләндерделәр, вентиляция каналлары да эшли башлады. Көнкүреш калдыклары түгү урыннары һәм аларга илтү юллары ясалды. Биредә яшәүче кайберәүләр, тирә-ягыбыздагы чисталыкка битараф булып, көнкүреш калдыкларын хәзер дә теләсә кая түгеп, тагын пычракка батырмасалар иде дип борчылам. Булганны кадерләп сакласак иде, җәмәгать.
Тагын бер сөенечебез: Әгерҗе елгасы аша җимерелеп төшәргә җиткән басма-күперне сүтеп, яңаны бик уңайлы итеп ясадылар. Завод каршындагы паркны да чистарттылар һәм бирегә спорт корылмалары куйдылар. Шәһәр үзәгенә маршрут автобусында йөрүебезгә дә сөенеп туялмыйбыз.
Мондый зур эшләрне башкаруга шәһәрдәге барлык төзелеш, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар тартылды. Юкка гына "күмәк көч таулар күчерә", димиләр бит. Кирпичка халкы исеменнән барыгызга да мең рәхмәт!
Фәнилә ХИСАМЕТДИНОВА,
"Заводская" территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев