Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Кирпичка“да – Чыршы бәйрәме

Шәһәрдә оешкан "Заводская", "Кировская", "Локомотив", "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчелеге үз микрорайоннарында яшәүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. "Кирпичка" микрорайонында яшәүчеләрнең активлыгына күз тимәсен. Беренче кар явуга ук инде бәйрәм узасы мәйданчыкта Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символы булган Сарык, төрле җәнлекләр, мультфильм геройлары сыннарын ясаганнар, чыршы бизәгәннәр....

Шәһәрдә оешкан "Заводская", "Кировская", "Локомотив", "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчелеге үз микрорайоннарында яшәүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды.
"Кирпичка" микрорайонында яшәүчеләрнең активлыгына күз тимәсен. Беренче кар явуга ук инде бәйрәм узасы мәйданчыкта Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символы булган Сарык, төрле җәнлекләр, мультфильм геройлары сыннарын ясаганнар, чыршы бизәгәннәр. Җем-җем килеп янучы чыршы тирәсендәге тауда бала-чаганың чыр-чу килгәнен күрсәгез... Яңа ел тамашасына олысы-кечесе җыелган, әнә.
- "Кирпичка"да беренче тапкыр уздырыла бит балаларыбыз өчен мондый Яңа ел бәйрәме, - диеп сөенештеләр ата-аналар.
Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнгәч, бәйрәм белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте. Балалар бер-берсен уздырып шигырь сөйләү, җырлау осталыкларын күрсәттеләр. Ә Кыш бабайның капчыгында сабыйларга бүләкләр бик мулдан иде. Татлы призлар да, уенчыклар да җитәрлек анда. Явыз Убырлы карчык та бу көнне бик мөлаем күренде. Балаларны рәхәтләнеп биетте, җырлатты ул. Сабыйларының куанганын күреп әти-әниләр дә сөенделәр. Ә соңыннан балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре тараттылар.
- Балаларыбыз өчен күңелле бәйрәм тамашасы уздыра алуыбызга бик сөендек. Безгә ярдәм иткән әти-әниләргә, 4нче балалар бакчасы коллективына зур рәхмәт, - диде "Заводская" үзидарә рәисе Фәнилә Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев