Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кыш бабай килә атка утырып

"Быел Яңа ел Шылалыдан киләчәк икән, анда Фәнис атын җигеп куйган инде, ышанмасагыз барып карагыз!" Берничә кешедән шундый шаяру тонындагы сүз ишеткәч, оныгымны алдым да Шылалыга (ул Варкләд елгасының халыкча атамасы, шул ук вакытта Совет урамының түбән очы да) юл тоттым. Һәм Фәнис абый ИБРАҺИМОВның йорты каршындагы сыннарны күреп, бермәлгә...

"Быел Яңа ел Шылалыдан киләчәк икән, анда Фәнис атын җигеп куйган инде, ышанмасагыз барып карагыз!"
Берничә кешедән шундый шаяру тонындагы сүз ишеткәч, оныгымны алдым да Шылалыга (ул Варкләд елгасының халыкча атамасы, шул ук вакытта Совет урамының түбән очы да) юл тоттым. Һәм Фәнис абый ИБРАҺИМОВның йорты каршындагы сыннарны күреп, бермәлгә телсез калдым. Юлга менә чыгам, менә чыгам дип ашкынып торган атның янына килеп җиткәч кенә кардан ясалган сын икәненә ышанасың. Чын яллар, койрыкларын җилгә җибәреп, нәрсәдәндер курыккандай колакларын шомартып, муенын бераз гына артка борган ат гел инде юлга чабып чыгар төсле. Артында ук кышкы йокысыннан уятканга ризасызлыгын белдереп, тешләрен ыржайтып соры аю сыны басып тора. Икесен дә Фәнис абый шундый оста итеп ясаган, теле ачылыр-ачылмас оныгым да, аю янына якын килергә курыкты, аңа карап: "Ам итә," - дип куйды. Ат яныннан исә көчкә алып киттем үзен. Ул арада игътибарымны биеккә менеп баскан кәҗә сыны җәлеп итте. Ирексездән исемә Ринат Мөхәммәдиевнең "Ак кыялар турындагы хыял"ындагы Микәе килеп төште. Фәнис абый тудырган сын да, нәкъ Микәй кебек башын горур тотып, ерак офыкка төбәлгән.
Булса да булыр икән кешедә талант! Хәер, быел гына түгел, һәр елны шулай гаҗәпләндерә Фәнис абый үз осталыгы белән авылдашларын. Һәм һәр елда аның сыннары - Яңа елга багышлап уздырылган бәйгеләрдә беренче урында. Алай гына да түгел, ул ясаган ат сыны быел Әгерҗедә "Нәүрүз" ширкәте каршысында да горур басып тора икән. Үз шөгыленнән тәм табып эшли оста. Төнге сменадан эштән кайткач, бераз булса да ял да итеп алырга да кирәк, хуҗалыкта да эше күп аның, берсеннән-берсе кечкенә оныкларга да азрак булса да күз-колак булырга кирәк. Ә ул барысына да вакыт таба. Баштарак кары яумый торгач, эче пошкан иде. Кыш үзенекен итте, алай гына да түгел, көне-көне белән буран сарган сыннарны чистартып торырга да туры килә. Карап-карап тора да берәр штрих өстәп аз гына үзгәртеп тә куя үзләрен. Рәссам күңелле кеше бит ул: Фәнис абый кәгазьгә дә бик матур итеп төшерә сурәтләрне. Укыган булса, нинди танылган рәссам йә сынчы чыгар иде икән үзеннән. Каннан киләдер инде: кызы Лилия белән улы Финәристә дә бар әтиләренең осталыгы. Ә хуҗа үзе генә эшләргә, әкияти сыннарны үзе генә иҗат итәргә ярата, алай да янында бабасының эшләгәнен сүзсез генә күзәтеп, вакыт-вакыт кечкенә көрәге белән үзенә кар китереп биргән оныгы Саматка сүз әйтми ул. Аңлата, күрсәтә. Кем белә, бәлки тиздән Самат ясаган сыннар да, йорт алдына басып, авылдашларын сәламләр.
Күрше киленнәре Ләйсәния белән Фәнсөя дә, Фәнис абыйларына ияреп, йорт алларына кардан-боздан матур сыннар коялар. Килен кешенең көндез эше күп була бит, ике күрше килене кичтән, баганадан төшкән ут яктысында, үзара киңәшеп тә, көнләшеп тә эшлиләр. Яннарында ярдәмләшеп йөргән балалары, ирләре белән бергә саф һавада рәхәтләнеп ял да итә алар. Фәнис абыйлары ясаган сыннар янынннан да әйләнеп киләләр. Ләкин кая инде ул аңа җитәргә! Әмма алар ясаганнары да берсеннән-берсе үзенчәлекле. Шул матур сыннарга карыйсың да, балаларча беркатлылык белән, Ләйсәниянең Кыш бабае белән Кар кызы урам буендагы сыннарны ияртеп, Яңа елны Фәнис абыйның Җирән кашкасында нәкъ менә Шылалыдан алып килеренә ышанасың кебек...
Вакыт табып, сез дә килеп карагыз әле авылдашымның берсеннән-берсе матур кар сыннарын, райондашларым.
Розалия Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев