Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кисәтүгә колак салмасаң, штраф көтә

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чираттагы рейдны шәһәребезнең Казанская урамына уздырды. Вокзал ягыннан әлеге урамга аяк атлауга ук "бу ни бу?" дип кычкырасы килде. Юлның ике ягын "бизәп" торучы чаган агачлары, чүп үләннәре, пакет-пакет чүпләр, хәтта иске диваннарга кадәр аунап ята урамда. Вокзал янындагы бу урам шәһәрнең йөзе булырга...

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чираттагы рейдны шәһәребезнең Казанская урамына уздырды. Вокзал ягыннан әлеге урамга аяк атлауга ук "бу ни бу?" дип кычкырасы килде.

Юлның ике ягын "бизәп" торучы чаган агачлары, чүп үләннәре, пакет-пакет чүпләр, хәтта иске диваннарга кадәр аунап ята урамда. Вокзал янындагы бу урам шәһәрнең йөзе булырга тиеш түгелме соң? Ярар, капка төбе генә минеке диярләр кайберәүләр. Әмма юл читендәге бу чүпне шушы урамда яшәүчеләр түккәндер бит.
Урамда - яңгырлы көз. Димәк, төзелеш эшләренә нокта куяр вакыт җитте. Ләкин кайберәүләрнең капка төпләре әле һаман төзелеш материаллары белән тулы. Урам башында ук 3нче, 7нче, 9нчы йортлар хуҗаларына кирпеч, ком, шпалларны 5-10 көн эчендә алырга дип кисәтү язып, почта әрҗәсенә төшерделәр комиссия әгъзалары. 5нче йортның капка төбен тигәнәк, чаган, чүп үләннәре баскан.
Тар гына юлдан алга таба барабыз. Бу урамда халык гомер-гомергә саз эчендә яшәде. Күп йортлар инде хуҗасыз калганнар. Әнә, берсендә янгын чыгып, каралты-курасы күмергә әйләнгән, әмма урынын әлегәчә чистартып куючы юк. Кыек коймалар, иске ташландык йортлар бер дә урамны бизәми. Шулай да алга таба матур йортлар каршы алды безне. Казанская 20, 43нче йорт алларын чәчәкләр бизәп тора, чисталык-пөхтәлек чын хуҗалар яшәвен күрсәтеп тора. Әмма мондыйлар сирәк шул. 23, 8, 10, 31нче йортлар хуҗаларына, гомумән, бу урамдагы 10 йортның хуҗасына кисәтү ясалды. Әгәр бу хуҗалар билгеләнгән вакытка капка төпләреннән төзелеш материалларын, чүпләрне алмыйлар икән, беркетмә төзеп, 2000-3500 сум штраф салыначак.
Ә менә тимер юл буендагы Казанская урамының икенче очында чын хуҗалар яшәгәнлеге күренеп тора. Бер караганда, кеше дә йөрми торган аулак урын, ләбаса. Әмма шуңа карамастан, монда тәртип-чисталык. Халык чүпне дә пакетлар белән контейнерга сала. Аның тирәсендә ник бер очкан чүп булсын.
Моннан алдагы рейд Заводская урамында булган иде. Ул вакытта ике йорт хуҗасына кисәтү ясалды. Әмма алар берсе дә кисәтүгә колак салмаган. Димәк, бу йорт хуҗаларына шактый күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев