Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа

...Мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам. Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. Г.Тукай. Узып киткән 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителгән иде. Бик тә истәлекле чараларга бай булган әлеге елны озаткан көннәрдә район үзәк китапханәсендә китап укучылар бәйрәме уздырылды. Галиҗанәп китапка мәдхия...

...Мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам.

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.

Г.Тукай.

Узып киткән 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителгән иде. Бик тә истәлекле чараларга бай булган әлеге елны озаткан көннәрдә район үзәк китапханәсендә китап укучылар бәйрәме уздырылды. Галиҗанәп китапка мәдхия җырлаучы әлеге тирән эчтәлекле чарада елның иң күп китап укучылары һәм 27нче училищеда белем алучы егет-кызлар катнашты.

Кешелекнең бөтен уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы тирән мәгълүматын үзенә туплаганга белем чишмәсе - китап турында акыл ияләре бик тирән мәгънәле сүзләр әйткәннәр. Бәйрәмдә катнашучылар да канатлы сүзләрне күп белүләрен күрсәттеләр. "Китап - галим, телсез мөгаллим", "Китап - тормыш көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы" кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләр буыннан-буынга тапшырылып килә.

Бәйрәмне алып баручылар Чулпан Нурмөхәммәтова, Эльвира Михайлова катнашучылар белән "Китап авторларын бел" дигән уен да уздырдылар. Аннан соң өй китапханәсе, китапка мәхәббәт уятучылар, иң беренче укылган китап, яраткан язучылар турында бик җанлы әңгәмә оештырылды.

"Ел укучысы-2011" конкурсы җиңүчеләрен әйткәндә китапханәчеләр күңелләргә үтеп керерлек җылы сүзләрен кызганмадылар. "Иң күп укучы гаилә" номинациясендә Исмәгыйлевлар гаиләсе (рәсемдә) җиңүче дип табылды. Наҗия Галләмова "Иң өлкән укучы", Альберт Галәлиев, Анна Жевлакова, Людмила Белослудцева, Надежда Мерзлякова, Анатолий Кунгуров, Фаина Шәйдуллина, Земфира Майдук - "Ел укучысы" номинацияләре җиңүчеләре. Китапка булган чиксез мәхәббәтләре өчен Наил Нәбиуллин, Наилә Харисова, Асия Корбангалиева, Әлфия Мәрдәнова, Ильмира Садыйкова, Зәйтүнә Кәримова, Рафис Сафиуллин, Заһретдин Вәлиев, Тәскирә Закирова, Флүрә Журавлева, Гөлнур Шартдинова, Нина Садриева да бүләкләргә ия булдылар. Яшьләр дә төшеп калганнардан түгел. Фәридә Айдарова, Диләрә Красноперова китапханәнең чын дуслары булулары белән горурланалар.

"Төн йокыларын калдырып Интернетта утыручы, компьютер белән мавыгучы яшьләребезгә кулларына китапны ешрак алырга кирәклеген искәртүче, аңа этәргеч бирүче мондый файдалы кичә оештырганнары өчен китапханәчеләргә рәхмәт. Үзем укыта торган училище студентлары әлеге чарада бик актив катнаштылар. Алар өчен сөенеп утырдым. Киләчәктә дә күңелләрдә китапка мәхәббәт сүрелмәсен иде", - диде училищеның производствога өйрәтү мастеры Светлана Степанова.

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар Алена Никифорова, Аделина Гайнуллина, Илья Загуменов баян, гитара, думбрада уйнап, Чулпан Нурмөхәммәтова матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Әлеге бәйрәмнең рухы күңелләребездә китапка, язучыларга булган хөрмәт-ихтирамыбызны тагын да арттыруга ныклы адым булды.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев