Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Китмибез без авылдан

Каладан авылга күченгәндә аларның күңелендә "без монда яши алырбызмы икән" дигән курку булган. Инде Көчектә төпләнеп яши башлауларына өч ел вакыт узган. Бүген исә, нәкъ Тукай шигырендәгечә, "китмибез без" диләр Рәдүл һәм Лилия КӘРИМОВЛАР, икеләнүләргә урын калдырмыйча. Рәдүлнең әтисе Барҗы-Омгадан, ә менә әнисе ягыннан әбисе Мәүлидә апа - төп Кырындыныкы....

Каладан авылга күченгәндә аларның күңелендә "без монда яши алырбызмы икән" дигән курку булган. Инде Көчектә төпләнеп яши башлауларына өч ел вакыт узган. Бүген исә, нәкъ Тукай шигырендәгечә, "китмибез без" диләр Рәдүл һәм Лилия КӘРИМОВЛАР, икеләнүләргә урын калдырмыйча.
Рәдүлнең әтисе Барҗы-Омгадан, ә менә әнисе ягыннан әбисе Мәүлидә апа - төп Кырындыныкы. Рәдүл Ижауда туып-үссә дә, балачагы Кырындыда үтә. Лилия дә - шәһәр кызы."Шәһәрдә яшәгәндә гел авылны сагына идем. Үз гаиләмне корып, авылда яшәү турындагы хыялымны Лилиягә әйткәч, ул, мине гаҗәпләндереп, авылга кайтырга берсүзсез риза булды", - дип сөйли Рәдүл. Шулай итеп, ике югары белемле белгеч (Лилия - экономист, Рәдүл - юрист) 2009 елда Көчеккә кайтып кечкенә генә йорт сатып алалар. "Авылда мал-туарсыз буламыни?! Киңәшләштек тә, терлек сатып алырга булдык", - ди гаилә башлыгы. "Бирәм дигән колына" дигәндәй, нәкъ менә шул елларда шәхси эшеңне ачу өчен дәүләттән 58800 сум субсидия дә бирелә башлаган иде. Алар да шушы мөмкинлектән файдаланып, ике үгез, сыер алалар. "Сыерны саву түгел, янына килергә дә курка идем ул чакта", - дип көлә Лилия. Ә хәзер алар абзарында өч сыер. Киләчәктә баш санын тагын да арттырырга исәпләре. Ул чакта сыер саву аппараты алмый булмас, диләр. Үгезләрне симертеп сатуның да үз җаен тапканнар. "Без итне дә, сөт һәм сөт ризыкларын Ижауга алып барып сатабыз. Тик... базарга түгел", - дип тә гаҗәпләндерде хуҗа. Аннан серне ачты: Ижауда өч оешма белән килешү төзегән икән бу гаилә. Җитештергән продукцияне шул оешмаларга алып барып бирәләр. "Продукцияне тапшыру белән, хисап ясыйлар. Моның өчен бары бер шарт үтәлергә - мал-туарыңның сәламәт булуы турында кулыңда мал табибы белешмәсе булырга тиеш", - диләр. Бу яклап барысы да тәртиптә аларның.
"Россельхозбанк"тан кредит алып, абзар-куралар да төзегәннәр. "Әлеге банк хезмәткәрләрен сайлап кына алганнар, диярсең: шундый яхшы итеп аңлаталар. Чыннан да, шәхси хуҗалыгыңны тергезү өчен бик отышлы бит әлеге банктан кредит алу. Шуңа күрә без бер дә икеләнеп тормадык", - диләр Кәримовлар.
Сыерларын көтүгә йөртмиләр, йортлары янындагы зур утарга чыгаралар икән. Күршедәге участокны сатып алып, маллар өчен махсус утар җайлаштырганнар. "Өйдә ашаткач, сөтне күбрәк бирәләр. Һәрберсеннән көнгә уртача 20 литр савабыз бүген", - ди Лилия. "Варвара" кушаматлы сыерлары игезәк бозау китереп тә сөендергән хуҗаларын."Бу сыерыбызның беренче елны бозаулаганын һич онытасым юк. Бозавын үзем кабул итәргә курыккач, мал табибы алып кайттым. Чит кеше барында һич кенә дә бозауларга теләмәде "Варвара"быз. Ул чыгып киткәч, башын җилкәмә салды да тыныч кына бозаулады. Менә нинди акыллы бит алар", - ди хуҗа, малкаеның башыннан сыйпап.
Татарстан Хөкүмәтенең җәйге чорда сыер хуҗаларына субсидия бирүенә дә бик сөенгән бу гаилә. "Май-июнь айлары өчен өч сыерга 4 мең сумнан артык акча алдык, бик зур ярдәм бит бу", - диләр. Терлекләренә җитәрлек печәнне дә күптән хәзерләп куйганнар инде алар. "Мал санын арттырсак, печән күп кирәк булачак. Шуңа күрә хәзер дә бу эшне дәвам итәбез", - ди хуҗа. Киләчәктә җир алып, анда печән, иген үстерү, печән кысу җайланмасы, трактор алу турында да хыялланалар.
Җәйге көннәре минутлап бүленгән Кәримовларның: яшелчә-бәрәңге бакчасында эшләргә, печән хәзерләргә, мал-туарны, тавык-чебешләрне карарга, Ижауга сату белән йөрергә кирәк. Киләчәктә куянчылык белән дә шөгыльләнергә исәпләре бар. "2 ана куяныбызны үрчетергә ниятлибез", - ди Лилия. Уллары Владиславның да буш вакыты юк - әти-әнисенең уң кулы ул. 4 сыйныфны тәмамлаган малай тырышып-тырмашып татарча сөйләшергә дә өйрәнә. "Миңа ошый", - ди ул татар авылы тормышына ияләшеп баруына ишарәләп. Ә менә Рәдүл киләчәктә намазга басу теләге белән яна. Мәчеткә даими йөрүче кардәшебезгә Аллаһ бу яклап та ярдәмен бирми калмас.
Менә шулай, кемдер хуҗалыгында малларының баш санын киметсә яки бөтенләй терлек асрамаганда, Кәримовлар шәһәрдән кайтып, мал асрап күпләргә үрнәк булырлык итеп көн күрә бүген. Тырышлыклары бәрабәренә менә дигән җиңел машина, ике йөк машинасы сатып алганнар, йортларына янкорма төзегәннәр. "Рәдүл шәхси эшмәкәр буларак та теркәлде. Пенсия фондына, салым органнарына акчаны вакытында түләп баручы эшмәкәрләрнең берсе ул. Эшмәкәрләрнең күбесе керемен күрсәтүдән курка. Ә менә Рәдүлне бу яклап та күпләргә үрнәк итеп куярга була", - ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Редакциядән: Кәримовлар гаиләсе шушы көннәрдә генә тагын бер сыер алган. Димәк, июль ае өчен ТР Хөкүмәтеннән субсидия 4 сыерга биреләчәк аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев