Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Китәсездәмени, егетләр?

Көзге чакырылышта районыбыздан 62 егет армия сафларына алына. Аларның унберен бу атнада хәрби комиссариаттан тантаналы төсләрдә армиягә озаттылар. Ә солдат каешы буарга әзерләнүче барлык егетләр өчен "Авангард" Яшьләр үзәгендә "Чакырылыш көне" узды. Истәлеккә - фото Әнә, Яшьләр үзәгенә армиягә китәргә җыенучы егетләр җыелганнар. Япь-яшь кенә үзләре, әмма сынауларда бирешмәслек көчле...

Көзге чакырылышта районыбыздан 62 егет армия сафларына алына. Аларның унберен бу атнада хәрби комиссариаттан тантаналы төсләрдә армиягә озаттылар. Ә солдат каешы буарга әзерләнүче барлык егетләр өчен "Авангард" Яшьләр үзәгендә "Чакырылыш көне" узды.

Истәлеккә - фото
Әнә, Яшьләр үзәгенә армиягә китәргә җыенучы егетләр җыелганнар. Япь-яшь кенә үзләре, әмма сынауларда бирешмәслек көчле рухлы, максатчан булулары йөзләренә чыккан. Сәхнәдә солдат каешы буарга әзерләнүче Илнур Ибрашев җыр суза. Аңа бөтен зал кушыла. Әнә шулай, җырлап, бераз гына сагышка бирелеп озатабыз шул без сезне, егетләр.
Булачак солдатларга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Хәрби туганлык" оешмасыннан Рафаэль Садыйков, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева иң матур теләкләрен җиткерделәр.
- Иң мөһиме, әти-әниләргә шалтыратырга онытмагыз. Якыннарыгызны хәсрәт утына салмагыз. Калганына бик тиз ияләшерсез. Бер ел вакыт күп түгел ул. Бер җәй, шулкадәр үк көз, кыш, яз гына. Командирларыгыздан яхшы хезмәт итүегез турында Рәхмәт хатлары алырга язсын, - диде Илгиз Галиев.
Шәһәребезнең сәхнә йолдызлары дәртле бию һәм җырлар бүләк иттеләр, "Фазанята" һәм "Чакырылмаган кунаклар" КВН командалары чыгышлары белән көлдерделәр. Ә соңыннан егетләргә "Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр" дигән китап бүләк ителде. Бергәләп төшкән фотосурәт тә егетләргә матур истәлек булып калачак. Аны "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы сайтыннан алырга була.

"Кирәк!"
3нче мәктәптә укытучы булып эшләүче Наталья Васильевнаның олы улы Денис Чемоскихның туган яклардан чыгып киткәненә дүрт ай вакыт узган. Ул Көньяк Сахалинда хезмәт итә. Хәрби комиссариат Түбән Камада шоферлыкка укыткач язын армиягә алына егет.
- Бүген ике арада җылы итеп язылган хатлар йөрмәсә дә, улым белән телефоннан бик еш сөйләшәбез. Башта ничек хезмәт итәр, "бабай"лар кыерсытмасмы дип бик курыккан идем, әмма Денис зарланмагач, тынычландым. Армия тормышы ничек дип сорасам аның җавабы кыска: "Приказны үтәргә кирәк, яхшы кеше, дус булып калырга кирәк, иң мөһиме, әниләребез безнең белән горурлансыннар өчен яхшы хезмәт итәргә кирәк", - ди. Шушы кыска гына "кирәк" сүзенә солдат үтәргә тиешле бөтен нәрсә сыйган. Мин дә якташ солдатларыбызның туган якларга исән-сау кайтуларын, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермәүләрен телим, - дип изге теләкләрен җиткерде тантанада Наталья Нуриева.

Матур традиция
Тәбәрле егете, әле быел гына мәктәп тәмамлаган Рафит Сибгатов дүшәмбе төнлә беренче төркем белән Казанга китте. Аны туганнары, дуслары хәрби комиссариатка озатырга килделәр. Берүзе биш ул тәрбияләп үстергән Гөлнара ханымның бу минутларда нинди хисләр кичерүен аңлатырга сүзләр дә табып булмый. Ә Рафитның кәефе яхшы.
- Кукмарага Лубян техникумына укырга да кергән идем. "Отсрочка" бирмәделәр. Аннан үземнең бик тә армиягә барасым килде. Шунысы гына кызганыч, абыем Рифат менә-менә армия сафларыннан кайтып җитәргә тиеш иде. Аның белән күрешә алмадык. Ходай кушса, нәкъ бер елдан туган йортта җыйналырбыз дип уйлыйм, - ди Рафит.
Ә булачак солдатны авылда хөрмәтләп озатканнар. Мәдәният йортында бай табын әзерләгәннәр, дусларын җыйганнар. Авыл җитәкчеләре, Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рафитка изге теләкләрен җиткергәннәр, истәлеккә бүләкләр биргәннәр. Аннан авыл яшьләре төрле бәйгеләрдә көч сынашканнар. Иң соңыннан Рафит мәктәп каршындагы агачка кулъяулык бәйләгән. Ул армиядән кайтканчы кулъяулык шунда эленеп торачак.
- Авылыбыздан армиягә алынучы һәр егетне шулай зурлап озатабыз. Бу инде матур традициягә әйләнде, - ди Мәдәният йорты хезмәткәре Финисә Шаһабиева.

Туган якта күрешкәнгә кадәр
Узган ел Исәнбайдан армиягә алынган Ранис Хәбиров белән Рузил Гобәйдуллинның туган якка кайтырларына нибары бер атна вакыт калып бара. Кечкенәдән көрәш белән мавыгып үскән, район, республика күләмендә узган ярышларда катнашкан бу егетләр армиядә хезмәт итү авыр булмады, диләр. Язманы әзерләгәндә Ранис белән телефон аша элемтәгә кердек.
- Екатеринбургта хәрби-һава көчләре һәм һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән бер ел сизелмичә узып та китте. Әллә кечкенәдән спорт белән дус булганга, армия тормышын бер дә авыр дип әйтмәс идем. Киендерәләр, тәмле ашаталар, йокларга да вакыт күп кала. Армиядә беренче көннән үк үзеңне яхшы яктан күрсәтү, командирларның приказларын төгәл үтәү мөһим. Безнең частьта Татарстаннан 14 егет. Казан, Бөгелмә, Мөслим, Әлки, Минзәлә егетләре белән рәхәтләнеп татарча гөрләшәбез. Бәйрәмнәрне дә бик күңелле итеп уздырдык. Әниләрдән посылка алган көн - үзе матур бәйрәм. Туган яктан килгән күчтәнәчләр аеруча тәмле шул. Булачак солдатларга киңәшем шул: егетләр, армиягә барудан курыкмагыз. Армия ул - тормыш мәктәбе. Спорт белән шөгыльләнегез, физик яктан чыныгыгыз. Мин дә безне спортка тарткан, ярышларга йөрткән, безне үсендергән Рәшит Садыйков, Фәнил Сираев, Илфат Ямалиевка зур рәхмәтле. Армиядә авыр булмаса да, барыбер туган як, әти-әниләр, дуслар сагындырды. Миннән сезгә күп сәлам! 20сеннән соң туган Исәнбаемда күрешкәнгә кадәр, - диде Ранис.

Без дә районыбыздан армиягә китүче егетләргә "Исән йөреп, сау кайтыгыз" дип телибез. Хәерле юл сезгә!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев