Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кызылъярда сарык үрчетәләр

    Бу фермерның эш башлавына әле ике ай гына. Шул вакыт эчендә ул читтән сарыклар алып кайтырга, аларга кышка азык әзерләргә дә өлгергән. Бүген ул, дәүләтнең эш башлаучы фермерларга тәгаенләнгән программасында катнашып, грант оту уе белән яна. Сүзем - Иске Кызылъярда үз эшен башлап җибәргән Сарсак-Омга эшмәкәре Андрей ВАСИЛЬЕВ турында. Бирәм...


    Бу фермерның эш башлавына әле ике ай гына. Шул вакыт эчендә ул читтән сарыклар алып кайтырга, аларга кышка азык әзерләргә дә өлгергән. Бүген ул, дәүләтнең эш башлаучы фермерларга тәгаенләнгән программасында катнашып, грант оту уе белән яна. Сүзем - Иске Кызылъярда үз эшен башлап җибәргән Сарсак-Омга эшмәкәре Андрей ВАСИЛЬЕВ турында.

    Бирәм дигән колына...
    "Узган елның декабрендә Сарсак-Омгада халык белән очрашуда хуҗалык җитәкчесе Рәзиф Харисов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин "уянырга вакыт" дип, халыкны үз эшләрен башлап җибәрергә өндәделәр. Шул чакта ук күңелемдә фермерлык белән шөгыльләнү уе туган иде. Омгадан кул сузымында гына урнашкан Иске Кызылъярдагы фермаларның буш торуы әлеге хыялымны тормышка ашыра башлауны тизләтте генә", - ди Андрей. "Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына", дигәндәй, шушы уй белән йөргәндә тумышы белән Иске Кызылъяр авылыннан булган Рөстәм Габбасов белән очрашалар алар. Сүз иярә сүз китеп, Рөстәмнең дә әлеге фермаларның эшчәнлеген яңарту уе белән януы ачыклана. Шулай итеп, Андрейга ярдәмче дә табыла.
    Беренче эш итеп сарыклар алып кайта эшмәкәр. "Сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләр Романовская токымын алырга киңәш бирделәр. Башкортостанга, аннан Арчага барып карадык, тик икесендә дә озак көтәргә кирәк иде. Аннан бу токымлы сарыкларны Чуашстаннан алып кайттык", - ди ул. "Россельхозбанк"тан алган 700 мең сум акчага 1200 чакрымга якын ара үтеп, 80ләп баш сарык, 2 тәкә алып кайталар. Тәкәләрнең берсе курдюк токымлы. "Анысын үзебезчә сакчы дип йөртәбез. Чөнки ул сарыклар янына бер генә чит кешене дә, чит малны да китерми. Үзенчә һәрчак яклап, саклап йөртә", - ди Андрей. Сарыкларының берничәсе бәрәнләргә дә өлгергән инде. "Һәркайсы 2шәр, 3әр бәрән китерде, барысы да исән-саулар", - дип сөенә фермер. Әнә, бәрәннәр көтүдән әниләре янында ничек матур уйнаклап кайталар. "Ферманың әйләнә-тирәсендә көтүлекләр бик күп. Шуңа караңгы көзгә кадәр сарыкларны көтүдә йөртәчәкбез", - ди көтүче Ленар Муллахмәтов. Алар җәмәгате Елена белән бергәләп сарыкларны көтәләр дә, ашаталар да. "Төп азыклары - солы һәм печән", - ди Ленар. Кышка 54 рулон болын печәне, 54 рулон купьеллык үлән печәне запаслап куйган фермер. "Ә менә солыны әлегә сатып алырга туры килде. Тик киләчәктә ашлыкны үзебез үстерергә планлаштырабыз. Саламы да булачак. Район җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән быел 68 гектар мәйдан җирне арендага алган идек. Шуның 23 гектарына күпьеллык үлән чәчтек, калган җирне бөртеклеләр чәчү өчен әзерлибез", - ди Андрей. Җирдә эшләү өчен техника алу хыялы белән дә яна ул. "Югыйсә, быел печән әзерләү өчен генә дә күпме акчалар китте. Чит техникадан файдалану бик кыйммәткә төшә", - ди.
    Корбан бәйрәменә бәрәннәр үсә
    Ә менә Россия Хөкүмәтенең 2014-2016 елларны үз эченә алган "Эш башлаучы фермер" дип аталган программада катнашып грант откан очракта әлеге акчаларны сарыклар санын арттыруга һәм ферма төзүгә тотарга планлаштыра. "Киләчәктә меринос токымлы сарыклар үрчетү турында да хыялланабыз. Сарыкларның итен һәм йонын сату буенча проблемалар булмас дип уйлыйм. Бу хакта инде бүген үк сөйләшүләр алып барабыз", - ди ир-егет. Ә 20ләп бәрәнне быелгы Корбан бәйрәменә үк сатарга планлаштыра ул. Корбанлык өчен сарык каян алырга дип аптыраучылар алдан ук әлеге фермер белән килешеп куя алалар.
    Тәвәккәл эшмәкәр быел ук Ямурзадагы Сәхиповлар үрнәгендә казлар үрчетү белән шөгыльләнергә, якын киләчәктә пилорама ачарга да уйлый. Кем әйтмешли, хыяллары изге. Авыл тормышының бар мәшәкатен яхшы күзаллаучы Андрей авырлыклар алдында куркып кала торганнардан түгел. Ярдәмчесе Рөстәм дә алтын куллы. "Үзебезгә каравылчы да, төзүче дә, балта остасы да, ветеринар да, экономист та булырга туры килә", - диләр алар. Нишлисең, "егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", ди бит халык мәкале дә. Ә үз эшеңне башлап җибәргәндә җитмеш төрле һөнәрле булу гына да җитмидер әле.
    Дания АБЗАЛИЕВА.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: