Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Кызлар стипендия ала

1нче гимназиянең бу чибәр кызлары быелгы уку елында "Русский стандарт" хәйрия фондының стипендиатлары булу бәхетенә ирештеләр. Әлеге хәйрия фонды 2008 елдан бирле "Россиянең талантлы яшьләре" программасын гамәлгә ашыра. Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә активлыклары белән аерылып торган укучылар, студентлар уку елы дәвамында ай саен әлеге фондның стипендиясен алып торалар. 1нче...


1нче гимназиянең бу чибәр кызлары быелгы уку елында "Русский стандарт" хәйрия фондының стипендиатлары булу бәхетенә ирештеләр.

Әлеге хәйрия фонды 2008 елдан бирле "Россиянең талантлы яшьләре" программасын гамәлгә ашыра. Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә активлыклары белән аерылып торган укучылар, студентлар уку елы дәвамында ай саен әлеге фондның стипендиясен алып торалар. 1нче гимназиянең 3 укучысы 2008-2009 уку елында фондның беренче стипендиатлары булганнар иде. Менә быелгы уку елында 11 сыйныфтан Дәлилә Шәймәрданова, Сабина Мөхәммәтҗанова, 10 сыйныфтан Айгөл Рамазанова "Русский стандарт" стипендиясенә лаек булдылар. Алар ай саен әлеге фондтан 2,5 мең сум акча алып торачаклар.Уку алдынгылары булган бу кызлар олимпиадаларда, конкурсларда уңышлар яулыйлар, гимназиянең җәмәгать тормышында катнашырга, сәнгать мәктәбендә укырга, төрле түгәрәкләргә йөрергә дә җитешәләр.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев