Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күләгәшнең алтын куллы ир-егете

"Ул балачактан бик тере, шук, гел нәрсә дә булса уйлап чыгара, иҗат итә, яңа идеяләрен тормышка ашыру өчен янып-көеп йөри иде", - дип искә ала Владмир ИШМУРЗИНның апасы Надеҗда. Володя Күләгәштә күпбалалы гаиләдә үсә. - 80нче елларда минем студент чагым. Кибетләрдә товар кытлыгы. Ә матур киенәсе килә. Володя миңа "Зингер"...

"Ул балачактан бик тере, шук, гел нәрсә дә булса уйлап чыгара, иҗат итә, яңа идеяләрен тормышка ашыру өчен янып-көеп йөри иде", - дип искә ала Владмир ИШМУРЗИНның апасы Надеҗда.
Володя Күләгәштә күпбалалы гаиләдә үсә.
- 80нче елларда минем студент чагым. Кибетләрдә товар кытлыгы. Ә матур киенәсе килә. Володя миңа "Зингер" тегү машинасында дермантиннан плащ тегеп бирде. Каешы да бар иде әле. Кибетнеке бер читтә торсын. Дус кызларым арасында беркемдә дә мондый плащ юк, барысы да миңа кызыгып карыйлар иде. Мин аны Володяга рәхмәт укый-укый бик озак кидем, - ди Надеҗда.
Менә шулай яшүсмер чактан ук Володя эшкә өйрәнеп үсә. Хәзер аның алтын кулларына буйсынмаган эш бар микән?! Заманында ул күпме кешеләргә тәрәзә кысалары ясады икән... Күрше-тирә авыллардан гына түгел, Удмуртиядән дә заказ бирергә киләләр аңа.
- Дөрес, хәзер пластик тәрәзәләр модага керде. Заказлар кимеде, - ди оста.
Ләкин Владимир тик торуны белми. Умартачылык та - аның яраткан шөгыле. "Нәүрүз" ширкәтендәге ат фермасында да кирәкле кеше ул. Арба ясарга кирәк икән, аңа киләләр. Заманында тимерче дә иде әле. Вакыты булганда табуреткалар да ясый алтын куллы оста. Аларны туганнарына, дусларына бүләк итәргә ярата.
Владимирның үз пилорамасы бар. Биредә эш тынып тормый. Күрше авыллардан да киләләр.
Җәйләрен әтиле-уллы Владимир-Русланны өйдә тотып булмый. Алар икәүләп "калым"га чыгып китәләр. Йорт, мунча, дачаларда җәйге йортлар төзиләр. Аларны әллә кайлардан эзләп киләләр. Чөнки Ишмурзиннар төзегән корылмалар әллә каян балкып тора.
- Володя - бик тырыш, барыбыз турында да кайгыртучан гаилә башлыгы ул. Берүк, исән генә булсын. Аннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул безгә генә түгел, туганнарга да ныклы терәк, - ди хатыны Татьяна.
Мари авыллары менә шундый уңган, һәр эшкә кулы ятып торган ир-егет осталары белән матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев