Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күләгәштә мәктәп-бакча төзелә

    Күләгәштә узган гражданнар җыенында халык тарафыннан яңгыраган төп сорауларның берсе биредә мәктәп төзелешенә кагылышлы булды. - Җыен башланганчы мәктәп төзелеше белән танышып чыктык. Төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла. Яңа уку елына бина әзер булачак. Без аны башлангыч мәктәп-бакча статусында ачарга планлаштырабыз, - дип хәбәр итте район башлыгы Валерий Макаров....

    Күләгәштә узган гражданнар җыенында халык тарафыннан яңгыраган төп сорауларның берсе биредә мәктәп төзелешенә кагылышлы булды.

    - Җыен башланганчы мәктәп төзелеше белән танышып чыктык. Төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла. Яңа уку елына бина әзер булачак. Без аны башлангыч мәктәп-бакча статусында ачарга планлаштырабыз, - дип хәбәр итте район башлыгы Валерий Макаров.

    Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә Күләгәштә унбишәр урынга исәпләнгән спорт заллы белем һәм тәрбия биру учреждениесе төзелә. Төзелеш эшләре Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "СтройГигант" ширкәте төзүчеләре тарафыннан алып барыла.Әлеге эшләргә республикадан 41 миллион сум акча тәгаенләнгән.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: