Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күләгәштә узган Семык бәйрәменә Фәрит Мөхәммәтшин да югары бәя бирде

Хөрмәтле Валерий Владимирович! Татарстан халыклары Ассамблеясы исеменнән Сезгә һәм коллективыгызга "Семык" республика мари культурасы бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырганыгыз һәм үткәргәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бу бәйрәм Татарстандагы мариларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, телен саклауга, республикада төрле халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итә. Киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халыкарының бердәмлеген ныгыту буенча нәтиҗәле эшләрсез дип...

Хөрмәтле Валерий Владимирович!
Татарстан халыклары Ассамблеясы исеменнән Сезгә һәм коллективыгызга "Семык" республика мари культурасы бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырганыгыз һәм үткәргәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Бу бәйрәм Татарстандагы мариларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, телен саклауга, республикада төрле халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итә.
Киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халыкарының бердәмлеген ныгыту буенча нәтиҗәле эшләрсез дип ышанам.
Ихтирам белән Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН.
хххх
Узган ялларда Күләгәш җирлегендә узган Семык республика мари мәдәнияте бәйрәмен Татарстан җитәкчелеге дә, төрле төбәкләрдән җыелган кунаклар да югары бәяләделәр. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: "Әгерҗе районында узган Семык соңгы елларда үткәрелгән мари бәйрәменең иң матуры булды. Сездә башкаларга өлге булырдай үрнәк эшләр бик күп", - дигән олы бәя бирде.
Йөзләгән кунакларны җыйган бәйрәмгә әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә катнашкан һәркемгә - район башкарма комитетына, авыл җирлекләре башлыкларына һәм аларның хезмәткәрләренә, район Мәдәният сараена, сәнгать мәктәбенә, Әгерҗе тарихы музеена, китапханәчеләргә, спорт, яшьләр сәясәте бүлекләренә, мәгариф идарәсенә, рәссам Камил Мөхәммәтшинга, авыл хуҗалыгы идарәсенә, "Агрофирма Әгерҗе", "Нәүрүз" ширкәтләренә, районыбыз төзүчеләренә, "Әгерҗе-Энергосервис " энергетикларына, "Төзелеш идарәсе" предприятиесе эшчеләренә, "Әгерҗе хәбәрләре"нә олы рәхмәтемне белдерәм. Без бергә булганда барысын да булдырабыз! Бергәлектә - көч!
Хөрмәт белән Әгерҗе районы башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев