Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күләгәштән Байтуганга - мотоциклда

Күләгәш, Кам.Ключ, Байтуганда социаль хезмәткәр булып эшләүче Надежда ИСАКОВА үзе карамагындагы әби-бабайлар янына мотоциклда гына җилдерә. Надежда алты әби-бабайга хезмәт күрсәтә, шуларның икесе инвалид. - Һәркайсы белән бик аңлашып, килешеп эшлибез. Атна уртасында алар янына график нигезендә йөрим, кайчак шимбә көнне дә барырга туры килә. Өлкәннәрнең йомышы булганда Әгерҗегә, Красный...

Күләгәш, Кам.Ключ, Байтуганда социаль хезмәткәр булып эшләүче Надежда ИСАКОВА үзе карамагындагы әби-бабайлар янына мотоциклда гына җилдерә.

Надежда алты әби-бабайга хезмәт күрсәтә, шуларның икесе инвалид.

- Һәркайсы белән бик аңлашып, килешеп эшлибез. Атна уртасында алар янына график нигезендә йөрим, кайчак шимбә көнне дә барырга туры килә. Өлкәннәрнең йомышы булганда Әгерҗегә, Красный борга да барып кайтам, - ди Надежда.

- Өлкәннәр аның эшеннән бик канәгать. Кайчан гына барма, ул үзенең әби-бабайлары янында була. Үз эшенә бик җаваплы карый, - ди "Надежда" үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Таҗиева.

Надежда - Удмуртиянең Каракүл районыннан, Күләгәшкә килен булып төшкән.

- Эшли башлаган елларда әби-бабайларым янына күп чакта җәяү йөрергә туры килә иде, велосипед, ат белән йөргән чаклар да булды. Кышын аеруча авырга туры килә. Күп чакта "попутка"да, кайчак җәяүләп йөрим. Ирем Сергей белән киңәшләштек тә, узган ел мотоцикл сатып алдык. Быел иртә яздан бирле күрше авыллардагы әби-бабайларым янына мотоциклда гына җилдерәм. "Одиночкам" мине күз ачып йомганчы күрше авылга алып барып җиткерә. Ныклы салкыннарга кадәр йөрермен әле мотоңиклымда, - дип сөенә ул.

Ә өлкәннәр Надежданы көтеп кенә торалар. Кемгәдер су алып кайтасы, бакча утыйсы, яшелчә утыртасы, өй җыештырасы, даруларга, ипигә барасы... Хәер, ялгызы гына яшәүче өлкән кеешенң эшмәшәкате бетә мени инде?!

- Мин Надежданың килүен көтеп кенә торам. Беркайчан да соңга калганы юк. Барысын да "ялт" иттереп эшләп куя. Балаларым читтә яши, сирәк кайталар. Надежда булмаса, нишләр идем икән мин?! Күңелемне дә күп чакта аңа бушатам. Яшь кенә булса да, тыңлый белә ул. Озын сүзнең кыскасы - молодец ул безнең Надежда, мин аның эшенә "бишле" билгесе куям, - ди Байдуганнан 76 яшьлек Александра Аймурзина.

Кам.Ключтан Елизавета Колбина һәм Алексей Такияев та аның хезмәтеннән канәгать.

- Безне Надежда күптән түгел генә үз канаты астына алды. Тик кыска гына вакыт эчендә дә аны үз кызыбыздай яратып өлгердек. Бар эшебездә булыша, куллары алтын аның. Менә озакламый бәрәңге утар, өяр чак җитә. Надежда бу эштә дә ярдәм итәр дип өметләнәбез, - ди Алексей ага.

Надежда үзе дә эшен яратып башкаруын яшерми.

- Ял көннәрендә әби-бабайларымны күрми торсам, җанга нидер җитми башлый. Алар белән сөйләшү күңелемә рәхәтлек бирә. Мин аларны бәйрәмнәр белән дә котлыйм, туган көннәрен дә бергәләп билгеләп үтәбез, - ди ул.

Үз хуҗалыклары да зур Исаковларның. Абзарда - сыер, бозаулар, сарыклар, ишегалды тулы - кош-корт. Әгерҗедә яшәүче олы кызына булышасы, студент улын озатасы, кечкенәсе белән дәресләр әзерлисе дә бар.

- Йокыдан иртә торсаң, барысына да җитешергә була. Мин һәр көнне сәгать 4тән аягөсте. Өйдәге эшләрне бетергәннән соң әби-бабайларым янына ашыгам, - ди Надежда.

Менә шулай, исемен җисеменә туры китереп, үзе карамагындагы өлкәннәргә яшәүгә, тормышка өмет уятып яши бүген Надежда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев