Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Көмеш телле гармун” ансамбле – җиңүче

Казанда Россия халыкларының милли инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләренең III Бөтенрәсәй фестиваль-бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә район Мәдәният сараеның Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге "Көмеш телле гармун" халык ансамбле дә катнашты. Районыбыз ансамбле,гала-концертта чыгыш ясап, I дәрәҗә Дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булды. Бәйгегә Самара, Уфа, Санкт-Петербургтан килүчеләр дә бар иде. Татарстаннан, Әгерҗедән кала,...

Казанда Россия халыкларының милли инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләренең III Бөтенрәсәй фестиваль-бәйгесе узды.

Әлеге бәйгедә район Мәдәният сараеның Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге "Көмеш телле гармун" халык ансамбле дә катнашты. Районыбыз ансамбле,гала-концертта чыгыш ясап, I дәрәҗә Дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булды. Бәйгегә Самара, Уфа, Санкт-Петербургтан килүчеләр дә бар иде. Татарстаннан, Әгерҗедән кала, Мамадыш һәм Саба районнары сәхнә осталары да катнашты.

200 мең сумлык Сертификатны Халыклар бердәмлеге көнендә Марат Муллахмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алды. Әлеге акчаларга ансамбль артистлары яңа инструментлар алырга һәм костюмнар тектерергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев