Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кодаш мәктәбе үз укучыларын тәүге очрашуга җыйды

    Кодаш мәктәбен тәмамлаучылар өчен әле моңа кадәр бер генә тапкыр да очрашу уздырылганы булмады. Ниһаять, быел сыйныфташлар кичәсе оештыру күпләр өчен көтеп алган бәйрәмгә әверелде. "Ий, Наилә, синме соң бу?" "Зөһрә дә кайткан түгелме?" "Җәмилә, сине дә күрер көннәр бар икән!" Кодаш урамы, мәктәп, клуб яны әнә шундый очрашу-күрешү мизгелләреннән...

    Кодаш мәктәбен тәмамлаучылар өчен әле моңа кадәр бер генә тапкыр да очрашу уздырылганы булмады. Ниһаять, быел сыйныфташлар кичәсе оештыру күпләр өчен көтеп алган бәйрәмгә әверелде.

    "Ий, Наилә, синме соң бу?" "Зөһрә дә кайткан түгелме?" "Җәмилә, сине дә күрер көннәр бар икән!" Кодаш урамы, мәктәп, клуб яны әнә шундый очрашу-күрешү мизгелләреннән шау-гөр килеп торды ул көнне. Бераз алга китеп, шунысын әйтү урынлы булыр: очрашуга Казан, Теләче, Актаныш, Минзәлә, Ижау, Чаллы, Әгерҗедән, Кодаштан һәм күрше-тирә авыллардан 150ләп сыйныфташ килгән иде. Ә кичә барышында мәктәпнең 44 еллык тарихы барланып, шул елларда белем алган 311 укучы, 52 укытучы телгә алынды, 34 чыгарылыш укучылары һәм аларның мөгаллимнәре сәхнә түрендә хөрмәтләнде.

    ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

    1900 елларда Кодашта мәдрәсә була. Анда укулар кыш көне генә алып барыла.

    Аннан соңгы елларда балалар Кодашта башлангыч сыйныфларда ике бинада урнашкан мәктәптә белем алганнар. Аларның берсе халык телендә "зиреклек" дип йөртелгән урында, икенчесе хәзерге иске клуб бинасында урнашкан булган. Ул елларда Кодашның үзендә генә дә мәктәп яшендәге 70тән артык бала барлыгы мәгълүм. Ә сигезьеллык белем алу өчен укучылар Кыдырлыга йөргәннәр.

    Кодашта ике катлы яңа мәктәп бинасына нигез 1969 елда салына. Өч елдан соң әлеге сигезьеллык мәктәп сафка баса. 1989 елда ул унберьеллык итеп үзгәртелә. Балалар саны аз булу сәбәпле, 2006 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы булып кала. Биектау башлангыч мәктәп-балалар бакчасы да хәзерге вакытта Кодаш мәктәбенең структур бүлеге булып тора. Бүген ике башлангыч мәктәптә 20 укучы белем ала, балалар бакчаларына 16 сабый йөри.

    ФОТОЛАРДА - МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ

    Кичә дәвам иткән өч сәгатьтән артык вакыт эчендә менә шушы дистә елларга сузылган тарихны зур экран аша күзәттеләр бәйрәм кунаклары. Шунысы игътибарга лаек: бәйрәмне оештыручылар мәктәп тарихы белән бәйле бик күп фотосурәтләр җыя алганнар. Аларда барлык укучылар, укытучылар диярлек чагылыш тапкан. Әлеге фотосурәтләрне караганда мәктәпне тәмамлаган укучылар балачакларына, ә мөгаллимнәр үзләрен яшьлекләренә кайткандай хис иткәндер. Тагын бер нечкәлек: бәйрәмгә әзерлек барышында "Вконтакте" челтәрендә Кодаш мәктәбенә бәйле махсус төркем булдырылып, анда да бик күп фотолар урнаштырылган иде. Бу әлеге мәктәпне тәмамлаучыларга инде кичәгә кадәр үк сыйныфтлашлары белән "заочно" күрешү, мәктәп елларын искә төшерү мөмкинлеге бирде.

    ҖИЗ КЫҢГЫРАУ МОҢЫ ҖЫЙДЫ БЕЗНЕ

    "Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы,

    Без кайттык бит тагын яшь чакка"...

    Бәйрәмне алып баручылар Лилия Шульмина һәм Резидә Муллина әнә шул сүзләр белән очрашуга килүчеләрне мәктәп елларына әйдәделәр.

    Иң тәүдә шушы мәктәптә эшләгән, инде бакыйлыкка күчкән укытучылар искә алынды. Сәкинә Әхмәдишина, Сәкинә Әхмәтҗанова, Роза Гыйльманова, Динмөхәммәт Гәрәев, Рәхимә Камалиева, Рабига Минһаҗева, Фәнис Миннәхмәтовның исемнәре аталып, алар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителгәч, әлеге хөрмәтле укытучыларның якты образлары күпләрнең күңелендә яңарып алгандыр.

    Аннан бәйрәм сәхнәсенә мәктәпне төрле елларда җитәкләгән директорлар күтәрелде.

    - Мин Кодаш мәктәбендә 30 елга якын эшләдем. Тормышымның иң матур чаклары шул мәктәптә узды, шуңа күңелемдә бик матур хатирәләр саклана, - диде укучыларга математика фәнен укыткан, 1990-92 елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән Дания Кадыйрова.

    Аннан сәхнә түрендә төрле елларда эшләгән укытучылар, тәрбиячеләр хөрмәтләнде.

    - Укучыларымны күргәч, күңелемдә яшьлек еллары яңарды. Сез дә, без дә үзгәргәнбез. Әмма мәктәп еллары белән бәйле хатирәләр үзгәрешсез калган. Сезне күргәч, күңелдә шул истәлекләр яңарды. Кабат мәктәп елларына кайтасы, уку сыйныфларына керәсе, сезгә белем бирәсе килеп китте, - диде мәгариф ветераны Гөлсинә Саттарова.

    Аннан сәхнәгә бер-бер артлы мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар күтәрелделәр. Әнә, беренче чыгарылыш укучылары. Аларның мәктәп тәмамлауларына - 45 ел.

    - Без мондый очрашу турында күптәннән хыялландык. Башка мәктәпләрдә очрашулар уздырылганда аларга ак көнләшү белән карый идек. Рәхмәт үтенечебезгә колак салып шундый матур кичәгә чакырганыгыз өчен. Мине бу очрашу мәктәп елларына, интернатта яшәгән чакларга алып кайтты. Интернатта яшәгәндә пешерелә торган токмач тәме әле дә тел очымда саклана. Гомумән, бик күп хатирәләрне яңартты күңелдә бүгенге кичә, - диде Тансарда туып-үскән, бүген Ижауда яшәүче Мөнзилә ханым Хуҗина.

    Һәр сыйныф укучылары тарафыннан мондый истәлекләр һәм рәхмәт сүзләре күп тапкыр яңгырады кичәдә. Ә бу - очрашу, күрешүләрнең кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуына матур бер ишарә. Юкка гына "бер күрешү - үзе бер гомер" димиләр шул.

    ӘЛЕ ЯРЫЙ, БАРГАНБЫЗ

    Матур җырлар белән үрелеп барган очрашу соңыннан табын артына күчте. Сабакташлар таңга кадәр рәхәтләнеп сөйләштеләр, балачакларын искә төшерделәр, биеделәр, җырладылар, фотога төштеләр. Әле кичәдән соң да бик күпләр авызыннан шул көн белән бәйле матур кичерешләрне күп ишетергә туры килде.

    - Ярый, барганбыз очрашуга. Бик күп вакытларга җитәрлек рухи азык бирде ул безгә. Алдагы елларда да очрашып яшәргә насыйп булсын. Ә монысын оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт...

    Бу - әлеге матур кичәдә катнашучыларның уртак фикере. Ә без, үз чиратыбызда, очрашуда катнашучыларның үтенечен истә тотып, әлеге рәхмәт сүзләрен Гөлнар Сәләхиева җитәкчелегендәге Кодаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективына, гомумән, әлеге бәйрәмне оештыруга өлеш керткән һәркемгә җиткерәбез.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: