Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кодаштан Мансур абый Ситдыйков: “Москвич“ымны гаишниклар да таный“

Кодашта гомер кичерүче хезмәт ветераны Мансур СИТДЫЙКОВ авылдашларына гына түгел, тирә-якта яшәүчеләргә дә бик тә пөхтә, төгәл шофер буларак яхшы таныш. Мансур абыйның авыл урамы буйлап акрын гына сөт ташу машинасында килүе - әле дә күз алдымда. - Армиядән кайткач, 1973 елда Ижауда автомәктәпне тәмамладым да, колхозда бензовозда эшли башладым....

Кодашта гомер кичерүче хезмәт ветераны Мансур СИТДЫЙКОВ авылдашларына гына түгел, тирә-якта яшәүчеләргә дә бик тә пөхтә, төгәл шофер буларак яхшы таныш.

Мансур абыйның авыл урамы буйлап акрын гына сөт ташу машинасында килүе - әле дә күз алдымда.

- Армиядән кайткач, 1973 елда Ижауда автомәктәпне тәмамладым да, колхозда бензовозда эшли башладым. Өр-яңа ГАЗ-66 маркалы ул машинаны әле дә яхшы хәтерлим. Ә 1980 елда яңа молоковоз машинасы бирделәр һәм миңа Кодаш, Биектау фермаларыннан сөт ташырга туры килде, - дип хатирәләргә бирелә ул.

- Башта сөтне Тирсәгә илттем, аннан Әгерҗегә ташыдым. Беренче вакытларда бидон белән ташырга да туры килде. Ярдәмчем дә бар иде ул чакларда. Аннан Әгерҗегә пекарня артында урнашкан сепаратор пунктына ташый башладык, бераздан комбинатка илтергә куштылар, - дип дәвам итә.

- Ул еллардагы юлсызлык исемә төшсә, хәзер дә тәннәрем чымырдап китә. Ул Биектау белән Кодаш арасын мең газап белән үтүләр дисеңме?! Әгерҗегә күршедәге удмурт авылы Яңа Моньядан китеп, Пурга аша барган чаклар да була иде бит. Шуңа 2005 елда авыллар арасына асфальт юл салынуга миннән дә ныграк сөенгән кеше булмагандыр, мөгаен, - ди ветеран шофер.

- Тик нинди генә пычрактан йөрсәм дә, өйгә кайту белән машинамны юа идем. Минем бервакытта да пычрак машинада йөргәнем булмады. Юлда туктасам, аякларына резин итек кигән апа-абыйлар утырырга куркып торалар иде хәтта, - дип тә өстәп куя.

Шофер булып эшләгән 37 ел эчендә өч машина алыштыра ул.

- Машиналарым белән юлда ватылып, газап чигеп яткан чакларымны хәтерләмим. Һәрчак җайлап-майлап торганга шулай булгандыр инде. Бер генә тапкыр да юлда авариягә очраганым булмады, - ди Мансур абый шөкер итеп.

Моның тагын бер сәбәбе - аның һәрвакыт түбән тизлек белән йөрүендәдер, мөгаен.

- Нинди генә юлдан барсам да, тизлекне 65 чакрымнан арттырганым юк, - ди бит, әнә.

- Баштарак юлда барганда: "Ул тизлекне бераз арттырып булмыймыни соң, Мансур?! Йокыга китәм бит инде", дип ачулана идем. Тик тора-бара шундый күнектем, тизлекне бераз арттырса, курка башлый идем, - дип кушыла җәмәгате Филисә ханым.

Юкка гына "акрын барган - ерак киткән" дими инде халык мәкале. Әнә, үз "Москвич"ларына 33 яшь тулса да, бер тапкыр да ватылганы юк, ди.

- 1984 елда 7300 сумга Казаннан алып кайткан идек аны. Ул чакта бик сирәк кешедә генә иде әле җиңел машина. 33 ел эчендә 80 мең чакрым юл үттем. Машинамны бер тапкыр да ремонтлаганым юк, бары тик тәгәрмәчләрен генә алыштырам. Бераз черегән урыннары бар барын, тик "йөрәге" сәгать кебек эшләгәч, ни кирәк тагын?! - ди ул исе китмичә генә.

- Минем яшел "Москвич"ымны гаишниклар да ерактан таныйлар, шуңа туктатканнары да юк, - дип дәвам итә.

Үз "Москвич"ында бүген дә рәхәтләнеп йөри әле Мансур ага. Ә пенсиягә чыкканына алты ел инде.

- Урамнан сөт машинасы узып киткәндә, хәзер дә күздән югалганчы "их, бар иде бит яшь чаклар" дип карап калам. Юлларда күп газаплар күрсәм дә, сагынам ул елларны. Минем кебек озак еллар сөт машинасында эшләгән Яңавыл шоферы, мәрхүм Нурулла Хөрмәтовны, Мордывыйдан Рафил Зариповны күз алдыма китерәм. Ни дисәләр дә, шофер һөнәре бер дә җиңел түгел. Хәзерге вакытта бигрәк тә. Чөнки юллары яхшы булса да, хәрәкәт күп, "права" сатып алучылар да бар. Иң мөһиме, шоферлар юлларда бер-берсен хөрмәт итсен иде, - дип әңгәмәгә нокта куя ветеран.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев