Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Көмеш каләм” сагындырган

Райондагы яшь каләм ияләрен барлаучы, аларны бер йодрыкка туплап иҗат диңгезендә йөздерүче, киләчәккә илһам бирүче, дәрт өстәүче, шагыйрь-язучылар белән таныштыручы "Көмеш каләм" фестиваленең районда 12 ел рәттән уздырылгач ике елга "тынып калуы" барыбызны да пошаманга салган иде. Быел әлеге фестиваль янә үткәрелә, аңа әзерлек эшләре башланды дигән хәбәр килеп ирешүгә,...

Райондагы яшь каләм ияләрен барлаучы, аларны бер йодрыкка туплап иҗат диңгезендә йөздерүче, киләчәккә илһам бирүче, дәрт өстәүче, шагыйрь-язучылар белән таныштыручы "Көмеш каләм" фестиваленең районда 12 ел рәттән уздырылгач ике елга "тынып калуы" барыбызны да пошаманга салган иде.
Быел әлеге фестиваль янә үткәрелә, аңа әзерлек эшләре башланды дигән хәбәр килеп ирешүгә, күңелләр җилкенеп куйды. Бөтенебез дә зур түземсезлек белән 16 мартны көтеп алдык. Әнә ул - фестиваль узачак, үзе дә иҗатка, сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк бик күп талант ияләрен биргән Кичкетаң төбәге! Укучыларның "Бүген бездә зур бәйрәм! "Көмеш каләм" фестиваленә сагынып көтеп алдык сезне, рәхим итегез!" дигән сүзләр белән каршы алулары кунакларның, укучыларның күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде, иҗатка дәрт өстәде.
Бу тормышта үз юлыбыз...

Бирегә аяк атлауга ук Кичкетаң мәктәбендә белем алучы укучылар, укытучылар, авыл халкы тудырган могҗизаларны карап "аһ" иттек. Күргәзмәгә куелган бәйләгән, чиккән, сәйләннән, агачтан ясалган кул эшләре, картиналар, түбәтәй-калфаклар, шәлләр, кәрзиннәр һәм башка күз явын алырлык әйберләрне күзәткәндә: "Бу төбәктә алтын куллы осталар күп яшиләр икән" дип соклануыбызны белдердек. Укучылар, әнә шулай, буш вакытларын файдалы да, кызыклы да шөгыльгә багышлыйлар икән, бу - ата-ана өчен дә зур шатлык, минемчә. Укучылар ясаган сувенирларга "Көмеш каләм" фестивалендә катнашкан һәркем ия булды бу көнне. Әле алай гына да түгел, "Бу тормышта үз юлыбыз..." дигән иҗатка гашыйк балалар һәм укытучыларның иҗат җимешләре тупланган китапчык та бүләк иттеләр. Анда "Без татар җирендә яшәвебез, ана телен:дә сөйләшүебез, иҗат итүебез белән горурланабыз" дигән сүзләрне укыгач та, биредә туган телне чиксез яратучы, хөрмәт итүче укучылар яшәве белән сөендек.
Чынлап та, 30 елдан артык бай тарихы булган Кичкетаң урта мәктәбе элек-электән белемле, иҗатка гашыйк укучылары белән дан тотты. Бу - татар драматургиясенең йөзек кашы булган Таҗи Гыйззәт, Юныс Әминев, "Казан утлары" журналының тәнкыйть бүлеген җитәкләүче Мансур Вәлиевны биргән төбәк. Хәзер дә кичетаңлылар шигъри җанлы авылдашлары Әмир Хәсәнов, Нәсимә Сипова, Рәмзия Җиһангәрәева, Рима Зарипова һәм башкалар белән горурланалар.
"Көмеш каләм" фестивале быел бик күп кунакларны җыйган иде. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән йөзгә якын иҗат белән шөгыльләнүче укучылар, аларның остазлары - татар теле һәм әдәбияты укытучылары, районыбызның аксакал язучылары Габдулла Галиев, Наил Нәбиуллин, шагыйрәләр Рушания Байтимерова, Әлфирә Низамова, Асия Корбангалиева, Гүзәлия Исмәгыйлева, Розалия Кәримова, Гүзәлия Гаязова, Рафилә Алиева, "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наилә Харисова, "Көмеш каләм" фестивален башлап җибәрүдә күп көч куеп укучыларда иҗатка мәхәббәт тәрбияләгән Гәүһәрия Шәймәрданова, Ижаудан шагыйрь Ибраһим Биектаулы, Ринат Батталов укучыларның иҗат эшләренә бәя бирүчеләр булдылар.
Район башлыгы киңәшчесе Ромель Мәннәпов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Тамара Николаева, Кичкетаң авыл җирлеге Советы җитәкчесе Зөлфәт Нуриев, мәктәп директоры Ринат Борһаниев, аның урынбасары - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ибраһимова укучыларга иҗади уңышлар теләделәр.
Бәйгегә старт бирелгәнче, кунаклар Кичкетаң мәктәбе укучылары әзерләгән бик матур тамашаның шаһитләре дә булдылар. Алар тарафыннан Г.Камалның "Беренче театр" комедиясеннән өзек күрсәтелде, җыр-шигырьләр бүләк ителде. Ә бәйге барышында укучылар, укытучылар, авылның сәнгатькә гашыйк үзешчәннәре "Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син!" дигән темага бик матур чара күрсәттеләр.
Каләм чарлый осталар
XIII "Көмеш каләм" район фестивале Россиядә - тарих, Татарстанда тарихи-мәдәни мирас һәм Коръән елына, язучы Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатына, 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага багышланган иде. Ул үз эченә биш номинацияне алды. "Шигърият" секциясендә укучылар "Туган ягы кирәк кешегә" дигән темага шигырь, "Яшь хәбәрче"дә универсиадага чит илләрдән килүчеләрне таныштыру өчен Казан турында мәкалә, "Яшь хикәяче"дә "Җырдан салынган һәйкәл син, Фәнис яры Нурсөя" дигән темага нәсер яздылар. "Нәфис сүз" секциясендә яттан шигырь сөйләделәр һәм Ф.Яруллинның сатирик шигырьләрен укыдылар. Ә "Презентация"дә туган авыллары тарихы, күренекле шәхесләре, әдипләре турында слайдлар ярдәмендә чыгыш ясадылар.
Әйтергә кирәк, биремнәр җиңелләрдән түгел иде. Бер сәгать эчендә генә бәлки кайберәүләр әйтәсе килгән фикерләрен язып өлгерә дә алмаганнардыр, әмма аларның эшләренә бәя биргәндә жюри әгъзаләре: "Талантлы, сәләтле балаларның артуына сөендек, горурландык", - диделәр. Бу яшь иҗатчыларның эшенә зур бәя иде.
"Яшь хикәяче" секциясе эшенә нәтиҗә ясаган Габдулла ага Галиев: "Хикәя язу зур осталык таләп итә. Анда сюжет та, герой да булырга, фикер ачык, төгәл, укучыга аңлашырлык итеп җиткерелергә, шул ук вакытта уйландырырга да тиеш, тел-сурәтләү чараларын куллану да мөһим", - диде. Бу секциядә Салагыш һәм Көчек мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары Риназ Хисамов һәм Фәридә Сәетҗанова I-II урыннарны яуладылар. IIIдә - Девәтернә мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алсу Фәррахова.
"Презентация" секциясендә чыгыш ясаучыларның да эшләре югары бәяләнде. "Бик күп уңышлы эшләр күрдек. Укучыларның хезмәтләренә, эзләнүләренә сөендек. Һәркем "изюминка"ны табарга тырышкан. Әлбәттә, авыл тарихы, күренекле кешеләр турында бик күп мәгълүмат җиткерергә була. Әмма вакыт ягы чикле. Әлеге секциядә Көчек, Девәтернә, 1нче гимназия укучыларының эшләренә I-III урыннарны бирдек", - диде Наилә Харисова.
"Яшь хәбәрче" секциясендә катнашучылар да сынатмадылар. 11 мәктәптән килгән кызларның күбесе Универсиада, аңа бәйле төзелешләр, нинди чаралар узачагыннан хәбәрдар икән. Казан, аның истәлекле урыннарын да бик матур итеп тасвирлаганнар. Бу урында 1нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы Дәлилә Шәймәрданованың язмасы башкаларныкына үрнәк итеп куярлык иде. Аның мәкаләсен укыганда, Казан буйлап сәяхәт иткәндәй булдык. I урын, берсүзсез, аңа бирелде. IIдә - Кичкетаң мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлинә Яппарова, IIIдә - Исәнбайдан 8 сыйныф укучысы Алисә Мөкәшева.
"Шигърият" секциясендә Салагыш, Тирсә, Кадыбаш мәктәпләренең 11 сыйныф кызлары Рузалия Шакирова, Илдания Низамбиева, Зилә Әхмәтовага тиңнәр булмады. "Нәфис сүз"дә егетләр осталыклары белән аерылып тордылар. 4 яшеннән сәхнәдә шигырь сөйләп, райондашлар күңеленә кереп калган Кадыбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәрһад Рәсулев бу юлы да беренчелекне беркемгә дә бирмәде. IIдә Исәнбайның 11 сыйныф укучысы Ранис Хәбиров, IIIдә Кичкетаң мәктәбенең ... укучысы Энзилә Бәшәрова. Шулай ук 1нче гимназиядән Каюм Шәймәрданов, 4нче мәктәптән Айгөл Заһретдинова да сәнгатьле укулары белән башкалардан аерылып тордылар.
Шатлык өстенә шатлык
"Көмеш каләм" фестиваленә нигез салган, күп тапкырлар аны уздыруда янып-көеп йөргән, хәзер дә оештыручыларга киңәшләре белән ярдәм итүче Гәүһәрия Шәймәрданова: "Әлеге фестивальнең яңаруы шатлык өстенә шатлык булды. Бирегә җыелган балаларның елмаюлы йөзләренә карау да безгә илһам өсти", - диде. Райондашларыбыз Рамилә Моратова, Рәмзилә Хөрмәтова, Ләйсирә Фазлыева, Айдар Шәймәрданов хәзер "Ватаным Татарстан", ТНВ каналларында журналист булып эшлиләр икән, әлбәттә, монда әлеге фестивальнең роле зур. Аннан Гәүһәрия Рәхимовна район укучыларының газета-журналларда басылып чыккан язмаларына анализ ясады. Каләмнәре шактый шомарган Илдания Низамбиева, Фәрһад Рәсүлев исемнәре белән янәшә Девәтернәдән Таңсылу Арсланова, Исәнбайдан Зәринә Хуҗина кебек яңа авторлар күренә башлавы, аеруча 4нче мәктәп укучылары Айгөл Заһретдинова, Рүзәл Ясәвиевның бик актив иҗат итүләре турында горурланып сөйләде. Әлеге мәктәптән Айгөл, Рәзил Зарипов, Рузилә Акбашева, Ринат Субаев, Иж-Бубыйдан Резилә Гадршина укучылары белән бергә иҗат җимешләреннән китапчыклар да чыгарганнар инде. Бу горурлык түгелмени?!
Шулай итеп, матбугатта иң күп язмалары басылучы укучылар исемлеге дә игълан ителде. Менә алар: югары сыйныф укучылары арасында I урынга Айгөл Заһретдинова, IIгә Илдания Низамбиева, IIIгә Фәрһад Рәсүлев ия булды. V-VI сыйныфлардан Зәринә Хуҗина, Рузәл Ясәвиев, Алсу Фәрраховага тиңнәр юк. "Баланың уңышы - укытучының уңышы да. Без аларның кечкенә генә шигыре, хикәясе өчен дә сөенәбез. Ә аларны үстерү өчен мондый иҗат фестивальләре бик кирәк", - диде Гәүһәрия Рәхимовна.
Ә "Укытучым - остазым" номинациясендә балалар күңеленә иҗат дәрте өстәүче укытучылар - 4нче мәктәптән Әлфия Заһретдинова, Кадыбаштан Эльмира Рәсүлева, Исәнбайдан Гөлназ Хуҗина, Иж-Бубыйдан Резилә Гадршина бүләкләнделәр.
XIII "Көмеш каләм" район фестивале дә артта калды. Әмма күңелләребез белән әле һаман без анда - иҗатка дәрт биргән, күңелләрне рухландырган Кичкетаң мәктәбендә. Балалар иҗат фестивален югары дәрәҗәдә оештырган Кичкетаң мәктәбенә, авыл җитәкчеләренә, мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләренә зур рәхмәт! "Көмеш каләм" киләчәктә дә дәвам итәр дигән өметтә калабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев