Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Компенсация кемгә түләнә?

"Мин, эш урынымнан кыскартылу сәбәпле, мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Аннан ала торган пособие, дөресен әйткәндә, җан асрарга да җитми. Иш янына куш булыр дип, 81 яшьлек әбине карарга булган идем. Моның өчен 1200 сум түлиләр бит. Ләкин күршем эшсезлек буенча пособие алгач, сиңа түләмәячәкләр, диде. Сиксәннән узган әби-бабайны 1200 сумга...

"Мин, эш урынымнан кыскартылу сәбәпле, мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Аннан ала торган пособие, дөресен әйткәндә, җан асрарга да җитми. Иш янына куш булыр дип, 81 яшьлек әбине карарга булган идем. Моның өчен 1200 сум түлиләр бит. Ләкин күршем эшсезлек буенча пособие алгач, сиңа түләмәячәкләр, диде. Сиксәннән узган әби-бабайны 1200 сумга карау өчен Хөкүмәттән бернинди дә акча алырга тиеш түгел икән дип аңлатты күршем. Бу дөресме? Башка беркайда да эшләмичә ул 1200 сумга ничек яшәргә тиеш дип уйлыйлар икән түрәләр?"
М. Н.

Әлеге хат авторы исем-фамилиясен күрсәтмәсә дә, без әлеге сорауны Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВАга юлладык. Ул менә ни дип җавап бирде:
- I группа инвалидны, 18 яшькә кадәр инвалид баланы, 80 яше тулган даими ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне караучы хезмәткә сәләтле яшьтә, беркайда да эшләмәскә, пособие алмаска тиеш.
Әгәр бу категория кешеләрне караучы эшкә урнашса;
Пенсия яки эшсезлек буенча пособие ала башласа;
Инвалид балага 18 яшь тулып, бу вакытка аңа I группа инвалидлык бирелмәгән булса;
Инвалидны картлар йортына урнаштырсалар,
1200 сум күләмендәге компенсация түләү туктатыла. Бу очракларда инвалидны яки 80нән узган өлкәннәрне караучы Пенсия фонды идарәсенә биш көн эчендә хәбәр итәргә тиеш.
Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, Пенсия фонды идарәсе, судка мөрәҗәгать итеп, компенсация акчасын кире алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев