Компенсация түләүдә үзгәрешләр
1 сентябрьдән мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрткән өчен түләүгә компенсация буенча мөрәҗәгать тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Моңа кадәр компенсация ата-ана түләвенең факттагысы буенча исәпләнә иде. Фәкать шәхси һәм ведомство балалар бакчаларында гына уртача ата-ана түләвеннән чыгып исәпләнде. Ә 1 сентябрьдән компенсация күләме уртача ата-ана түләвенә бәйле булачак. Ә бу уртача түләү ТР...
1 сентябрьдән мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрткән өчен түләүгә компенсация буенча мөрәҗәгать тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Моңа кадәр компенсация ата-ана түләвенең факттагысы буенча исәпләнә иде. Фәкать шәхси һәм ведомство балалар бакчаларында гына уртача ата-ана түләвеннән чыгып исәпләнде. Ә 1 сентябрьдән компенсация күләме уртача ата-ана түләвенә бәйле булачак. Ә бу уртача түләү ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланды.
Әгәр бала вакытлыча бакчага йөрмәсә, компенсаңия уртача ата-ана түләвеннән чыгып һәм фактта бакчага йөрелгән көннәрдә азык-төлеккә тотылган чыгымнарны исәпләп түләнелә.
Компенсация мәсьәләсе буенча сорауларыгыз булса, сабыйларын шәһәрдәге балалар бакчаларына йөртүче ата-аналар - 24233, ә авылларда яшәүче ата-аналар 22838 телефонына шалтырата алалар. Бу турыда Әгерҗе муниципаль районының рәсми сайбыннан да тулы белешмә алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев