Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кошларга кышын ярдәм итик!

Балыкка - су, кошларга - һава, җәнлекләргә - урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау - һәркемнең изге бурычы. Декабрь аенда районда Әгерҗе урманчылыгы һәм 2нче мәктәпнең "Кайгыртучан куллар" мәктәп урманчылыгы әгъзалары "Кошлар ашханәсе" дигән акция игълан иткән иде. Айлык барышында укучылар, кошларга җимлекләр ясап,...

Балыкка - су, кошларга - һава, җәнлекләргә - урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау - һәркемнең изге бурычы.
Декабрь аенда районда Әгерҗе урманчылыгы һәм 2нче мәктәпнең "Кайгыртучан куллар" мәктәп урманчылыгы әгъзалары "Кошлар ашханәсе" дигән акция игълан иткән иде. Айлык барышында укучылар, кошларга җимлекләр ясап, аларны Әгерҗе урманчылыгына тапшырдылар. "Узган елның декабре зәмһәрир салкыннары белән истә калды. Ул суык көннәрдә үзебезнең якларда кышлаучы канатлы дусларыбызга шактый авырга туры килде. Азык таба алмыйча күбесе һәлак та булгандыр. Шуңа аларга ярдәм итү йөзеннән укучылар арасында мәрхәмәтлелек акциясе игълан итәргә уйладык та инде. Шунысы сөенечле: бик күпләр әлеге акциягә теләп кушылдылар. Укучылар барлыгы 470 (!) җимлек ясап алып килгәннәр. Рәхмәт аларга һәм укытучыларына!" - диде әлеге акцияне оештыручыларның берсе, 2нче мәктәпнең биология укытучысы Светлана Вәлиуллина.
Мәдәният йортында узган "Кошларны кышын тукландыр" дигән бәйрәмгә оста куллы балалар һәм аларның җитәкчеләре чакырылган иде. Сәхнәгә тезеп куелган җимлекләр арасында ниндиләре генә юк! Йорт кебекләре дә, төрле бизәкләр төшерелгәннәре дә, хәтта кечкенә бүрәнәләрдән ясалганнары да бар. Балалар бик күп төрле төзелеш материалларын эшкә җиккәннәр. Берсеннән-берсе матур җимлекләргә, укучыларның фантазиясенә, осталыкларына сокланмаган кеше калмады.
"Кошларның җылы күлмәкләре дә, өйләре дә юк! Алар ачы буранда да, салкында да ачык һавада йоклыйлар. Канатлы дусларыбызга салкын кышны уздырырга бергәләп ярдәм итик, җимлекләр ясап, аларны йортларыбыз, мәктәп, балалар бакчалары тирәләренә, ял итү паркларындагы агачларга элик!" - дип мөрәҗәгать иттеләр алып баручылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинованың: "Ә кошлар нәрсәләр ярата соң?" дигән соравына балалар аптырап калмадылар. "Җимлеккә кыздырылмаган көнбагыш, пешкән дөге, тары ярмасы, ашлык бөртекләре салырга була", - диделәр. "Сезнең кулларыгыз могҗизалар тудырырга сәләтле икән. Һәрберегезнең җимлеге үзенчәлекле, матур. Кечкенәдән миһербенлы, кешелекле, кошлар турында кайгыртучан булып үсүегезгә сөенәм", - диде Римма Ринатовна. "Әгерҗе урманчылыгы" учреждениесе директоры Афанасий Данилов та җимлекләр ясаучыларның һәрберсенә бүләкләр һәм Дипломнар тапшырачакларын хәбәр итте. "Иң күп 82 җимлек ясаган 2нче мәктәпкә рәхмәтем аеруча зур. Шәһәрнең башка мәктәпләре дә, Иж-Бубый, Кичкетаң, Кадрәк, Көчек, Исәнбай, Кадыбаш һәм башка мәктәп укучылары да сынатмадылар. Алар да ясаган матурдан-матур җимлекләрне. Без аларны халык күпләп йөри торган урыннарга эләчәкбез. Үткән-сүткән һәркем җимлекләргә азык салып китәр дип өметләнәбез", - диде ул.
"Кичке Таң" заказнигы җитәкчесе Әһли Фәйзуллин: "Яз көне кошларны оялар ясап сөендергән булсагыз, хәзер аларны җимлекле иттегез. Безнең якларда кышларга калучы чыпчык, ала карга, песнәк, чәүкә, саескан һәм башка кошларга бигрәк тә декабрь, январь, февраль айларында азык табу кыен. Ә сез - аларның төп ярдәмчеләре. Шуңа күрә барыбыз бергә тырышканда канатлы дусларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итә алырбыз", - диде ул.
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан җитәкчеләр балалар белән бергәләп җимлекләрне агачларга элделәр һәм аларга азыклар салдылар. Сез дә бу җимлекләргә азык салып торсагыз иде, хөрмәтле райондашлар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев