Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кошлар кайта туган якларына

Районда балалар белән очрашулар уза

Халыкта шундый әйтем бар: "Кошлар кайтса, яз да килә", - диләр. Бу чынбарлыкка туры килә торгандыр. Кошлар килсә, табигать тагын да җанлана, ямьләнә.

Бу вакытны бигрәк тә балалар көтеп алалар. Кош оялары ясау, җимлекләрне яңарту белән шөгыльләнә башлыйлар. Аларның кызыксынуларын, мавыгуларын исәпкә алып без Кичкетан тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәп һәм бакчаларда очрашулар үткәрәбез. Шундый очрашуларның берничәсе Кичкетан, Кырынды мәктәп-бакчаларында, Бима урта мәктәбендә узды.

Бу очрашуларда балалар шундый кызыксыну белән катнашалар, әти-әниләре белән матур итеп ясаган сыерчык ояларын, җимлекләрен алып киләләр. Теге яки бу кошның нинди ризык яратканын, елның кайсы вакытында килгәннәрен сораганда бик дорес итеп җавап бирәләр.

Алар белән төрле уеннар да уйныйбыз. Кош тавышлары буенча аларны тану, аларның гомер озынлыклары, безнең якта яисә алар яши торган авыл җирлегендэ нинди төр кошлар яши, кайсы кош нинди төр ризык яратканнарын сорау-жавап аша тикшерәбез. Белмәгәннәрен үзебез аңлатабыз, видеороликлар, рәсемнәр аша күрсәтәбез. Балалар үз чиратларында кошлар турында өйрәнгэн шигырьләрен, җырларын башкаралар, тәрбияче-укытучылары белэн әзерләгән сәхнә күренешләрен безгә тәкьдим итәләр, әкият геройлары булып та киенәләр.Аларның ясаган оялары, җимлекләре янында истәлек фотога төшәбез. Билгеле инде, аларның тырышлыкларын истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтәбез.

Балалар белән очрашуга мөмкинлекләр тудырган җитәкчеләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга да зур рәхмәт.

Безнең әле мондый очрашулар Әгерҗе шәһәренең 3 мәктәбендә, Красный Бор урта мәктәбендә һәм башка белем-тәрбия учакларында да көтелә.

Руслан Мәннапов

Кичкетан тыюлыгы директоры.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев